2018 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасын раслау турында” ТР Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында” темасына доклад белән чыгыш ясады.
2018 елның 10 сентябрендә юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов рәислегендә Казан шәһәре административ комиссиясе һәм суд приставлары хезмәте вәкилләре белән чираттагы утырыш узды.
2018 елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына Мәскәү өлкәсенең җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе делегациясе килде.
2018 елның 4-5 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 14 хезмәткәрен, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының 6 дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү комиссиясе узды.
2018 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гафаров рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды.
2018 елның 5 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты рәисе А.Г.Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Р.Г.Нугуманов катнашында җирле үзидарәләр органнарына тапшырылган Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында уздырыла торган “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурсның конкурс комиссиясе утырышы узды.
Җирле үзидарә органнарына тапшырылган Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс дәвам итә. “Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре” номинациясе буенча конкурста катнашу өчен 10 муниципаль районнан һәм Казан шәһәр округыннан, “Муниципаль регистрны алып бару өчен җирлекләрдән мәгълүмат җыю буенча иң яхшы җаваплы зат” номинациясе буенча – 12 муниципаль районнан заявкалар алынды.
2018 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин Чистай муниципаль районында уку елы башында Белем көненә багышланган чарада катнашты.
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин 2018 елның 30 августында Чистай муниципаль районында “Кама” яр буенда узган Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү чараларында катнашты.