2018 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В. Рагозина җитәкчелегендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен видеоконференцэлемтә режимында белем бирү семинары узды. Семинарда “Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары” программа комплексында эшләү, суд участокларында статистик хисапларны формалаштыру, “Хөкем ителү” программа чарасында эшләү мәсьәләләре каралды.
2018 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Ведомствоара координацияләү комитетының хокукый мәсьәләләр буенча экспертлар комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин алып барды.
Экспертлар советы утырышында түбәндәге закон проектлары хупланды:
“2006-2020 елларга Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерү программасын раслау турында” Татарстан Республикасы Законын үз көчен югалткан дип тану ханыда” Татарстан Республикасы закон проекты;
“Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында" ТатарстанРеспубликасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан республикасы закон проекты;
“Концессион килешүләр турында” Федераль законның 40 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты.
2018 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мәйданында “Россия юристлар ассоциациясе” Татарстан төбәк бүлеге советы утырышы узды.
2018 елның 19 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы урыннарын биләүгә конкурс игълан ителә.
2018 елның 18 сентябрендә юстиция министры Р.И. Заһидуллин рәислегендә тапшырылган Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс комиссиясе утырышы узды. Комиссия әгъзалары бәяләү битләренә куелган баллар суммасы нәтиҗәсендә һәр номинация буенча рейтингта беренче биш позицияне яулаган һәм конкурсның финал этабына узган катнашучыларны билгеләделәр.
Ел саен уздырыла торган “25 изге эш” акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан 17 нче сентябрьдә “Изге эшләр көне” фонды тарафыннан оештырылган “ Яхшы куллар” хәйрия складына гигиена кирәк-яраклары, азык-төлек, уенчыклар һәм китаплар җыю оештырылды.
2018 елның 15 сентябрендә Казан һәм барлык республика “Милләтләр кроссы-2018” бөтенроссия йөгереш көненә кушылды.
2018 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында, Арча һәм Зәй муниципаль районнарында күчмә чараларга әзерлек кысаларында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме әгъзаларының эш киңәшмәсе узды.
Министр урынбасары М.М. Ибәтов, әлеге районнарда җинаятьчелекне анализлау нигезендә, киңәшмәдә катнашучылар алдына җентекләбрәк өйрәнүне һәм районнарның профилактика субъектларына хокук бозуларны профилактикалау буенча эшләрне өйрәнү барышында методик ярдәм күрсәтүне таләп итә торган юнәлешләргә игътибар бирү бурычын куйды.
2018 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.
2018 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды. Анда муниципаль берәмлекләргә тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен финанс ягыннан тәэмин итү өлешендә Татарстан Республикасы законнарын һәм берничә закон проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.