2018 елның 9 августында Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы А.Г.Галимов Питрәч муниципаль районында яшәүче гражданнарны видеокабул итте.
Гражданнарны видеокабул итү барышында алардан күчемсез милекне сату вакытында опека һәм попечительлек оганнарыннан рөхсәт алган чакта балигъ булмаганнарның мөлкәт хокукларын яклауга, мондый карар кабул итүдән баш тарту нигезләре турында, гражданинның озак вакыт эшкә яраксызлыгы сәбәпле аның белән хезмәт килешүен өзү нечкәлекләренә кагылышлы сораулар алынды.
Барлык сораулар буенча да тулы аңлатмалар бирелде.
2018 елның 8 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларына беренче тапкыр эшкә алынган хезмәткәрләр өчен “Введение в профессию” стажировка программасы ачылышы булды.
Программа ачылышында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина чыгыш ясады.
Стажировка программасы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларына беренче тапкыр эшкә алынган хезмәткәрләрнең суд эшчәнлеге һәм архив эшен алып бару, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә методик ярдәм күрсәтү, шулай ук министрлыкның структур бүлекчәләре белән хезмәттәшлек буенча белемнәрен һәм профессиональ күнекмәләрен камилләштерүне күздә тота.
Стажировка программасы ачылышында җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы А.Г.Сафин катнаштылар.
Лекцияләр белән шулай ук вазыйфаларына оештыру-хокукый, кадрлар тәэмин ителеше, электрон документлар әйләнешенең бердәм ведомствоара системасын куллану һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре кергән бүлекләр башлыклары һәм хезмәткәрләре дә чыгыш ясадылар.
2018 елның 8 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре расланган график нигезендә Кайбыч муниципаль районына чыктылар.
Районга чыгу кысаларында җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы консультанты.Г.Газизова тарафыннан хокукый ярдәм күрсәтелде. Җирле үзидарә органнарының урындагы җаваплы затлары белән практик эшчәнлек барышында килеп чыга торган кыен мәсьәләләр буенча фикер алышынды, консультатив ярдәм күрсәтелде, эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан күрсәтмәләр бирелде.
Җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистрны алып бару бүлегенең әйдәп баручы советнигы Р.М.Сәлахова тарафыннан Кайбыч муниципаль районының җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертелергә тиешле мәгълүмат җыю буенча аларга бирелгән дәүләт вәкаләтләрен үтәүләре тикшерелде. Тикшерү барышында җаваплы затларга тиешле консультатив һәм хокукый ярдәм күрсәтелде.
2018 елның 7 августында министр урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Түбән Кама һәм Зәй суд районнарында җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре катнашындагы киңәшмәләр узды.
Киңәшмәләрдә Түбән Кама шәһәр суды рәисе Г.М.Гисметдинов, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы А.Г.Сафин катнаштылар.
Эшлекле очрашулар барышында җәмәгать судьялары суд участоклары эшчәнлегендәге кыен һәм актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Аерым алганда, болар почта чыгымнарына акчаларны бюджет акчаларын янга калдырып һәм рациональ куллану, башкару дисциплинасы һәм матди-техник тәэмин ителеш һәм кадрлар мәсьәләләре.
Хезмәт эшчәнлегендә югары уңышларга ирешкән өчен аерым хезмәткәрләргәТатарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм җәмәгать судьялары аппаратларына яңа эшкә алынган хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре таныклыклары тапшырылды.
2018 елның 7 августында юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә Казан шәһәре административ комиссиясенең административ җәзалар билгеләү турындагы карарларының үтәлеше буенча суд приставлары хезмәте белән хезмәттәшлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Э.Р.Лабашова, Казан шәһәре башкарма комитеты административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру буенча идарә башлыгы А.Р.Мөхәммәтшин һәм бу юнәлеш өчен җаваплы структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты.
Административ комиссияләр һәм суд приставлары арасында электрон хезмәттәшлек системасының программа тәэмин ителешен камилләштерү буенча фикер алышынды, шулай ук түләттерелмәгән штрафлар суммаларын тикшерү тәртибе килештерелде.
2018 елның 4 августында Казанда триатлон буенча IRONSTAR KAZAN 2018 TIMERMAN CUP ярышлары узды.
“Sprint”(0,75 км йөзү, 20 км велоузыш, 5 км йөгерү) дистанциясендә 300 спортчы арасында шәхси ярышта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының әйдәп баручы белгече Т.С.Свиридова катнашты. Ярышларның йөзү этабына старт Казансу елгасыннан бирелде, велоэтап маршруты Казан урамнары буенча барды һәм ярыш Кремль яр буенда йөгерү этабы белән төгәлләнде.
Үз яшь категориясендә Татьяна Свиридова икенче урынны алды, хатын-кызлар арасында гомуми зачетта – 14 нче. Призларны һәм истәлекле бүләкләрне җиңүчеләргә IRONSTAR генераль директоры Андрей Кавун һәм Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов тапшырдылар.
Россия Федерациясе генераль прокуратурасы тарафыннан “Барыбыз да коррупциягә каршы!” темасына Халыкара яшьләр социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы уздырыла.
Конкурсны уздырырга ярдәм итүчеләр – Әрмәнстан Республикасы Генераль прокуратурасы, Беларусь Республикасы генераль прокуратурасы, Кыргызстан Республикасы генераль прокуратурасы, Казахстан Республикасының дәүләт хезмәте һәм коррупциягә каршы тору эшләре буенча агентлыгы, Таҗикстан Республикасының дәүләт финанс күзәтчелеге һәм коррупциягә каршы көрәш агентлыгы.
Эшләр конкурсның www.anticorruption.life рәсми сайтында 2018 елның 2 июленнән 19 октябрьгә кадәр ике номинациядә – социаль плакат һәм социаль видеоролик рәвешендә кабул ителәләр.
Конкурсны уздыру кагыйдәләре һәм пресс-релиз Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы рәсми сайтында (https://genproc.gov.ru/anticor/konkurs-vmeste-protiv-korrupcii/).
«Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» ТатарстанРеспубликасы Законына һәм Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертелгән.
2018 елның 25 июлендә «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законының 10 статьясына һәм Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында» (алга таба – Закон) 2018 елның 13 июлендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде.
Закон белән муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү өчен кирәкле стажга булган таләпләр киметелгән.
Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының муниципаль хезмәт өчен кадрларны килешү нигезендә әзерләү тәртибен җайга сала торган 34.1. статьясы яңа редакциядә бирелгән.
Максатчан уку турында килешүләр төзүгә конкурс уздыру буенча комиссия формалаштыру һәм аның эш тәртипләре аныкланган, килешү төзүгә дәгъвачыларны сайлап алу һәм аларны бәяләү чикләре билгеләнгән.
Законны кабул итү муниципаль хезмәтне узу мәсьәләләрен җайга салучы муниципаль хокукый актларга һәм муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи инструкцияләренә үзгәрешләр кертүне таләп итә.
Закон Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталына 2018 елның 14 июлендә эленгән.
2018 елның 31 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының 2018 елның I кварталында “Кодекс” аналитик мәгълүмат системасын куллану нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкиле А.А.Яруллин, “Кодекс” АҖ вәкилләре – “Аналитик регионального законодательства” проекты җитәкчесе А.Ю.Старобинец һәм Мәгълүмати продуктлар булдыру идарәсе директоры Н.Н.Хохлова, шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының норма иҗат итү өлкәсендә эшләүче структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнаштылар.
Очрашу барышында “Кодекс” АҖ тарафыннан тәкъдим ителгән аналитик мәгълүмат системасы сыйфаты, кыенлыклары, хезмәтләрне алганда килеп чыга торган авырлыклар, аларны хәл итү юллары каралды.
“Кодекс” АҖ вәкилләренә әлеге системаны камилләштерү йөзеннән дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре вәкилләренең тәкъдимнәре һәм кисәтүләре җиткерелде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы нәтиҗәле кадрлар сәясәтен гамәлгә ашыру һәм җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү буенча җаваплы хезмәткәрләренең профессиональ дәрәҗәләрен үстерү максатыннан “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс игълан итә.
Конкурс 2 номинация буенча уздырыла:
“Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре”;
“Муниципаль регистрны алып бару өчен җирлекләрдән мәгълүмат җыю буенча иң яхшы җаваплы зат”.
Конкурсны оештыру һәм уздыру тәртипләре Конкурсны уздыру турындагы нигезләмәдә бирелгән. Нигезләмә “Җирле үзидарә” бүлегенең Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү буенча җаваплы хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсы” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурста катнашуга гаризалар игълан урнаштырылганнан соңгы 30 көн эчендә кабул ителәләр.