2018 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Мамадыш муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итте.
2018 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне планлаштыру һәм оештыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары белән берлектә Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районында “Татарстан Республикасында 2015-2021 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлеше тикшерелде.
“Татарстан Республикасы Җир кодексының 32.1 статьясына үзгәрешләр кертү турында” 2018 елның 13 октябрендәге 72-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы кабул ителде.
2018 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен аттестацияләү комиссиясе узды.
Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 16 һәм 33 статьяларына үзгәрешләр кертелде.
2018 елның 12 октябрендә юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә Татарстан Республикасының җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс комиссиясенең йомгаклау утырышы узды. Катнашучыларның ике этап нәтиҗәләре буенча җыйган баллары нигезендә комиссия әгъзалары конкурсның һәр номинациясендә җиңүчеләрне һәм призерларны ачыкладылар.
2018 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе тарафыннан норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза ясау вәкаләтенә ия булган бәйсез экспертлар өчен оештырылган семинар-киңәшмәдә катнашты һәм анда бәйсез экспертларның ел саен уза торган республика конкурсы турындагы доклад белән чыгыш ясады.
2018 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы делегациясе тәҗрибә алмашу максатыннан Мордовия Республикасының Саранск шәһәренә эш сәфәре кылды.
2018 елның 10 октябрендә министр урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә “Муниципаль милектә торучы җир кишәрлекләре белән идарә итү” темасына җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен видеокабул итү оештырылды.
2018 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Лаеш муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итте.