2018 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларына яңа гына кабул ителгән хезмәткәрләрнең “Профессиягә кереш” дип аталган стажировка программасы ачылышы узды.
2018 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курслары ачылышында катнашты.
2018 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Зеленодольск муниципаль районына чыктылар.
Россия Федерациясендә Волонтер (ирекле ярдәмчеләр) елын уздыру кысаларында 2018 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан уздырылган “Урман атнасы-2018” табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.
2018 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В. Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсын оештыру һәм уздыру буенча комиссия утырышы узды.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында яшәп килүче матур гадәт буенча Министрлык хезмәткәрләре Министрлык эшчәнлегенә зур өлеш керткән ветеран-остазларны тәбрикләделәр.
4 октябрьдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мәйданында министрның беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә 2019-2021 елларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча стратегия проекты чараларын һәм индикаторларын килештерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
2018 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г. Галимов рәислегендә “Татарстан Республикасында 2015-2021 елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” дәүләт программасының 2018 елда үтәлеше барышы турында” темасына киңәшмә узды.
Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Чистай муниципаль районында халыкара өлкәннәр көне кысаларында узган чараларда катнашты.
2018 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов Әгерҗе муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итте.