ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2018 елның 4 декабрендә инвалидларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узачак.

2018 елның 30 ноябрендә  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең баш һәм әйдәп баручы вазыйфалар төркеменә кадрлар резервына кертелүгә  конкурс игълан ителә.


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 29 ноябрендә  министр урынбасары  М.М.Ибәтов рәислегендә “Җирле үзидарә органнарының торак өлкәсендәге вәкаләтләрен гамәлгә ашыру” темасына җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен видеокабул итү оештырылды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең  2018 елның 24 октябрендәге КК-3 28 номерлы карарын гамәлгә ашыру максатыннан министр урынбасары М.М. Ибәтов рәислегендә Казан шәһәре административ комиссиясе  һәм суд приставлары хезмәте вәкилләре катнашында  чираттагы киңәшмә уздырылды.

2018 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы  аппаратында 2 дәүләт хезмәткәренә квалификация имтиханы уздыру һәм 7 Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары Н.В.Рогозина рәислегендә  республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсының финал этабы узды.


23
ноябрь, 2018 ел
җомга

Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тарафыннан  Татарстан халыклары дуслыгы йорты базасында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең, шулай ук муниципаль вазыйфаларда булучыларның, милли берләшмәләр һәм дини оешмалар белән хезмәттәшлекне гамәлгә ашыручы дәүләт учреждениеләре һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренең  квалификацияләрен күтәрү программалары курсы кысаларында “Эчке сәясәтнең актуаль мәсьәләләре: сәяси, милли һәм дини аспектлар” темасына күчмә дәресләр оештырылды.

2018 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында  Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Министрның беренче урынбасары А.Г.Галимов 2018 елның 20 ноябрендә “Ребенок в мре прав” – “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты һәм конкурс җиңүчеләренең берсенә бүләк тапшырды.  


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә ел саен Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International