ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 15 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре расланган график нигезендә Тәтеш муниципаль районына эш сәфәре кылдылар.

Районга чыгу кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы урынбасары  И.М.Мингалимов тарафыннан Тәтеш муниципаль районында “2015-2020 елларда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чаралары үтәлешенә тикшерү уздырылды.

Тәтеш муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү, хезмәткәрләрнең эш урынында үзләрен тотулары һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләре эшчәнлеге, муниципаль коррупциягә каршы программа, коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре, шулай ук башка программа чараларының үтәлеше барышы  өйрәнелде.

Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору бүлегенең әйдәп баручы советнигы Е.А.Никитина тарафыннан җирле үзидарә органнарының административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү вәкаләтенә ия булган урындагы затларының аларга бирелгән аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәүләренә тикшерү уздырылды.

Җирле үзидарә органнарына косультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы советнигы Е.Г.Газизова тарафыннан хокукый ярдәм күрсәтелде. Җирле үзидарә органнарының урындагы җаваплы затлары белән гамәли эшчәнлек барышында очраша торган кыен мәсьәләләр буенча фикер алышынды, эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан күрсәтмәләр бирелде.

 


14
август, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 14 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең вакантлы урыннарын биләүгә конкурс узды.

Конкурста 4 кеше катнашты.

Конкурс комиссиясе карары белән конкурста җиңүче булып Златина Юлия Михайловна танылды.

Конкурс комиссиясе тарафыннан Хөснетдинов Ильяс Дамир улын һәм Дәминова Гүзәл Рөстәм кызын Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының вазыйфаларның әйдәп баручы төркеменә кадрлар резервы составына кертү турында карар кабул ителде.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак  “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе киңәшчесе М.Х.Вафин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры,  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе А.Г. Гатауллин катнаштылар. 

 


13
август, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 13 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең төп һәм әйдәп баручы төркемнәренә кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан ителә.

Тулырак “Кадрлар сәясәте” бүлегенең “Вакантлы урыннарны биләүгә конкурс” бүлегендә.

Конкурста катнашуга гаризаларны һәм тиешле документларны конкурс комиссиясе секретарена 2018 елның 3 сентябренә кадәр Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 нчы йорт , 109 нчы бүлмә адресы буенча китереп бирергә кирәк. Тел:.223-07-87.

Конкурс комиссиясе утырышы 2018 елның 19 сентябрендә (якынча) булачак.

 

2018 елның 10 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Апас муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.

Министр урынбасары тарафыннан гражданнарны кабул итү барышында муниципаль вазыйфаларда булучыларның һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларында булучыларның пенсия белән тәэмин ителеше, алиментлар түләттерү, фатир саткан чакта балигъ булмаганнарның хокукларын яклау, вакытлы хезмәт килешүе төзү үзенчәлекләре, салым законнарына керергә мөмкин булган үзгәрешләр һәм башкалар буенча мөрәҗәгатьләр каралды. Барлык сораулар буенча да җаваплар бирелде.

Районга чыгу барышында Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Н.Гибадуллин һәм районның җирле үзидарәсе органнарының җаваплы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырылды, анда муниципаль норма иҗат итү, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе эше, бирелгән дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, дәүләт телләре буенча законнарны гамәлгә ашыру, муниципаль хезмәтне үстерү һәм коррупциягә каршы тору буенча муниципаль программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

 


10
август, 2018 ел
җомга

2018 елның 10 августында җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү һәм аларга тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәүләрен тикшерү максатыннан Татарстан Республикасының Апас районына чыктылар.

Районга эш сәфәре кысаларында административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү хокукына ия булган затларның һәм районның административ комиссиясенең эшчәнлекләре өйрәнелде, шул исәптән салынган штрафларны түләттерү буенча суд приставлары хезмәте белән хезмәттәшлекләре буенча да.

Җирле үзидарә органнарына административ практика буенча тиешле хокукый ярдәм күрсәтелде һәм административ законнар нормаларын куллану тәртибе аңлатылды.

 

2018 елның 9 августында министр урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе һәм Лаеш суд районнарында җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре катнашындагы киңәшмәләр узды.

Киңәшмәләрдә җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече К.В.Марточкина катнаштылар.

Эшлекле очрашулар барышында җәмәгать судьялары суд участоклары эшчәнлегендәге кыен һәм актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Аерым алганда, болар почта чыгымнарына акчаларны бюджет акчаларын янга калдырып һәм рациональ куллану, башкару дисциплинасы һәм матди-техник тәэмин ителеш мәсьәләләре.

 


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 9 августында Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы А.Г.Галимов  Питрәч муниципаль районында яшәүче гражданнарны видеокабул итте.

Гражданнарны видеокабул итү барышында алардан күчемсез милекне сату вакытында опека һәм попечительлек оганнарыннан рөхсәт алган чакта балигъ булмаганнарның мөлкәт хокукларын яклауга, мондый карар кабул итүдән баш тарту нигезләре турында, гражданинның озак вакыт эшкә яраксызлыгы сәбәпле аның белән хезмәт килешүен өзү нечкәлекләренә кагылышлы сораулар алынды. 

Барлык сораулар буенча да тулы аңлатмалар бирелде.

2018 елның 8 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларына беренче тапкыр эшкә алынган хезмәткәрләр өчен “Введение в профессию” стажировка программасы ачылышы булды.

Программа ачылышында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина чыгыш ясады.

Стажировка программасы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларына беренче тапкыр эшкә алынган хезмәткәрләрнең суд эшчәнлеге һәм архив эшен алып бару, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә методик ярдәм күрсәтү, шулай ук министрлыкның структур бүлекчәләре белән хезмәттәшлек буенча белемнәрен һәм профессиональ күнекмәләрен камилләштерүне күздә тота.

Стажировка программасы ачылышында җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв,  җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы А.Г.Сафин катнаштылар.

Лекцияләр белән шулай ук вазыйфаларына оештыру-хокукый, кадрлар тәэмин ителеше, электрон документлар әйләнешенең бердәм ведомствоара системасын куллану һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре кергән бүлекләр башлыклары һәм хезмәткәрләре дә чыгыш ясадылар.

 

2018 елның 8 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре расланган график нигезендә Кайбыч муниципаль районына чыктылар.

Районга чыгу кысаларында җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы консультанты.Г.Газизова тарафыннан хокукый ярдәм күрсәтелде. Җирле үзидарә органнарының урындагы җаваплы затлары белән практик эшчәнлек барышында килеп чыга торган кыен мәсьәләләр буенча фикер алышынды, консультатив ярдәм күрсәтелде, эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан күрсәтмәләр бирелде.

Җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистрны алып бару бүлегенең әйдәп баручы советнигы Р.М.Сәлахова тарафыннан Кайбыч муниципаль районының җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертелергә тиешле мәгълүмат җыю буенча аларга бирелгән дәүләт вәкаләтләрен үтәүләре тикшерелде. Тикшерү барышында җаваплы затларга тиешле консультатив һәм хокукый ярдәм күрсәтелде.


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 7 августында министр урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Түбән Кама һәм Зәй суд районнарында җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре катнашындагы киңәшмәләр узды.

Киңәшмәләрдә Түбән Кама шәһәр суды рәисе Г.М.Гисметдинов, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы А.Г.Сафин катнаштылар.

Эшлекле очрашулар барышында җәмәгать судьялары суд участоклары эшчәнлегендәге кыен һәм актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Аерым алганда, болар почта чыгымнарына акчаларны бюджет акчаларын янга калдырып һәм рациональ куллану, башкару дисциплинасы һәм матди-техник тәэмин ителеш һәм кадрлар мәсьәләләре.

Хезмәт эшчәнлегендә югары уңышларга ирешкән өчен аерым хезмәткәрләргәТатарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм җәмәгать судьялары аппаратларына яңа эшкә алынган хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре таныклыклары тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International