2018 елның 24 августында “Мега” сәүдә үзәгендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне уңаеннан гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы оештырылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы норматив хокукый актлар һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча ел саен уздырыла торган экспертлар конкурсына заявкалар кабул итә башлау турында белдерә (Конкурс турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 14 декабрендәге 943 номерлы карар белән расланган нигезләмә).
2018 елның 22 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре расланган график нигезендә Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре кылдылар.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2018 елның 22 августында Ведомствоара координацияләү комитетының хокукый мәсьәләләр буенча Экспертлар советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов алып барды.
2018 елның 22 августында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин рәислегендә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе институты үсеше” кече программасын гамәлгә ашыру буенча эшчәнлеге турында” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы коллегия утырышы узды.
Төп доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина чыгыш ясады, ул анда министрлыкның җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру ягыннан тәэмин итү буенча үз эченә оештыру-хокукый, кадрлар, матди-техник, финанс ягыннан тәэмин итү чараларын алган эшчәнлегенең төп юнәлешләрен яктыртты.
Коллегиядә шулай ук Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлегендәге кыенлыклар турында” темасы буенча һәм Балтач суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы З.М.Мөхәммәтҗанова “Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясенең уңышлары һәм перспектив бурычлар турында” темасы буенча татар телендә видеоконференцэлемтә режимында чыгыш ясады.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Югары суды рәисе И.И.Гилазов, Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Ф.Г.Хөснетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре, министрлык коллегиясе әгъзалары, Казан шәһәре район судлары рәисләре, республика җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы суд органнары вәкилләре, министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
Коллегия ахырында министр Р.И.Заһидуллин кайбер хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының ведомство бүләкләрен тапшырды.
Министрлык коллективы бүләкләнгән коллегаларын чын күңелдән тәбрик итә!
2018 елның 22 августында “Татар-информ” МА Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин массакүләм мәгълүмат чаралары белән уздырылган брифингта катнашты. Брифинг “МЕГА” СҮ гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә багышланган иде.
Брифинг барышында хокукый мәсьәләләр буенча консультацияләр алу, гражданнарның мөрәҗәгатьләрендәге төп темалар буенча фикер алыштылар.
Брифингта шулай ук Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы һәм “МЕГА” сәүдә үзәге вәкилләре дә катнашты.
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара 2018 елның 24 августында “МЕГА” сәүдә үзәгенең беренче катында (Казан, Җиңү Проспекты, 141 йорт) 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр узачак.
Чара турындагы өстәмә мәгълүматны 223-02-13
“кайнар элемтә” телефоны аша алырга була.
2018 елның 17 августында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин Чистай муниципаль районында беренче сыйныфка баручы балалар өчен оештырылган чарада катнашты. Чара “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе кысаларында оештырылган иде.
Чара программасында күңелле актерлар, конкурслар, кызыклы мастер класслар, дөнья халыклары әлифбалары күргәзмәсе һәм интерактив мәйданнар каралган иде. Министр Р.И. Заһидуллин, Чистай муниципаль районы башлыгы Д.А. Иванов һәм башка катнашучылар балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче 1 сентябрь – Белем көне белән котладылар, аларга күңелле һәм истәлекле мәктәп тормышы, сәламәтлек теләделәр һәм балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырдылар.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе ел саен республикабызда август ае ахырында башлана. Акция 2007 елдан башлап Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы инициативасы белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәмендә уздырыла. Әлеге акция хәйриячеләрнең игътибарын беренче сыйныфка баручыларга мәктәп кирәк-яраклары, спорт формасы белән тәэмин итү өчен җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Акцияне оештыручыларның максаты балаларга ярдәм кулын сузу, алар өчен бер тапкыр гына була торган бәйрәмне бизәү һәм яшь гражданнарны җирдә яхшылык һәм гаделлек булуына ышандыру.
2018 елның 17 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларындла “Белем көне”нә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм министрлык аппаратында һәм Казан шәһәре җәмәгать судьялары аппаратында эшләүче хезмәткәрләрнең беренче сыйныфка баручы балалары өчен оештырылды.
Министр Р.И.Заһидуллин һәм аның урынбасары Н.В.Рагозина беренче сыйныфка баручыларны якынлашып килүче уку елы белән котладылар, аларга сәламәтлек, уңышлар теләделәр.
Балаларга бүләк сыйфатында мәктәп кирәк-яраклары өләшенде.
Кечкенә кунакларны тәм-томнар белән сыйладылар, аларга мәктәп темасына караган табышмаклар чиштерделәр, балалар үзләре исә мәктәпкә әзерлек юлында ирешкән уңышлары, хыяллар турында сөйләделәр.
Беренче сыйныфка барырга әзерләнүчеләргә министрлык бинасы буйлап экскурсия уздырылды, министрлык җитәкчелеге белән истәлекле фотога да төштеләр.
2018 елның 16 августында министр урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Чирмешән, Аксубай һәм Алексеевск суд районнарында җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре катнашындагы киңәшмәләр узды.
Киңәшмәләрдә җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы А.Г.Сафин катнаштылар.
Эшлекле очрашулар барышында җәмәгать судьялары суд участоклары эшчәнлегендәге кыен һәм актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Аерым алганда, болар почта чыгымнарына акчаларны бюджет акчаларын янга калдырып һәм рациональ куллану, башкару дисциплинасы һәм матди-техник тәэмин ителеш мәсьәләләре.
2018 елның 16 августында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов 2018 елда норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча III республика конкурсын уздыру турында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән брифингта катнашты.
Брифингта шулай ук Россия Федерациясе юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре катнаштылар.