ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 4-5 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 14 хезмәткәрен, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының 6 дәүләт граждан  хезмәткәрләрен аттестацияләү комиссиясе узды.

2018 елның  5 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары  - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гафаров рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды.


5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 5 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча  комитеты рәисе А.Г.Хәбибуллин,  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары  Р.Г.Нугуманов катнашында җирле үзидарәләр органнарына тапшырылган Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында уздырыла торган  “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурсның конкурс комиссиясе утырышы узды.


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Җирле үзидарә органнарына тапшырылган Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс дәвам итә. “Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре” номинациясе буенча конкурста катнашу өчен  10 муниципаль районнан һәм Казан шәһәр округыннан, “Муниципаль регистрны алып бару өчен җирлекләрдән мәгълүмат җыю буенча иң яхшы җаваплы зат” номинациясе буенча – 12 муниципаль районнан заявкалар алынды.

 


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 1 сентябрендә Татарстан  Республикасы юстиция министры  Р.И. Заһидуллин Чистай муниципаль районында уку елы башында Белем көненә багышланган чарада катнашты. 


31
август, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин 2018 елның 30 августында Чистай муниципаль районында “Кама” яр буенда узган Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү чараларында катнашты.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы  Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс игълан итә.


29
август, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 29 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җирле үзидарә органнарының административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү хокукына ия булган урындагы затларын һәм административ комиссияләрнең җаваплы секретарьларын “Административ җаваплылыкка тарту практикасы” темасы буенча видеокабул итте.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2018 елның 27 августыннан 28енә кадәр Аксубай, Лаеш, Чистай муниципаль районнарының юридик хезмәтләре муниципаль хезмәткәрләре стажировкасы узды.


28
август, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 28 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне планлаштыру һәм оештыру  бүлеге  хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлеше тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International