ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 7 августында юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә Казан шәһәре административ комиссиясенең административ җәзалар билгеләү турындагы карарларының үтәлеше буенча суд приставлары хезмәте белән хезмәттәшлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Э.Р.Лабашова, Казан шәһәре башкарма комитеты административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру буенча идарә башлыгы А.Р.Мөхәммәтшин һәм бу юнәлеш өчен җаваплы структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты.

Административ комиссияләр һәм суд приставлары арасында  электрон хезмәттәшлек системасының программа тәэмин ителешен камилләштерү буенча фикер алышынды, шулай ук түләттерелмәгән штрафлар суммаларын тикшерү тәртибе килештерелде.

 


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 4 августында  Казанда триатлон буенча IRONSTAR KAZAN 2018 TIMERMAN CUP ярышлары узды.

 “Sprint”(0,75 км  йөзү, 20 км велоузыш, 5 км йөгерү) дистанциясендә 300 спортчы арасында шәхси ярышта  Татарстан Республикасы Юстиция  министрлыгының әйдәп баручы  белгече Т.С.Свиридова катнашты.  Ярышларның йөзү этабына старт Казансу елгасыннан бирелде, велоэтап маршруты Казан урамнары буенча барды һәм ярыш Кремль яр буенда йөгерү этабы белән төгәлләнде. 

Үз яшь категориясендә Татьяна Свиридова икенче урынны алды, хатын-кызлар арасында гомуми зачетта – 14 нче. Призларны һәм истәлекле бүләкләрне  җиңүчеләргә IRONSTAR генераль директоры Андрей Кавун һәм Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов тапшырдылар.


3
август, 2018 ел
җомга

Россия Федерациясе генераль прокуратурасы тарафыннан “Барыбыз да коррупциягә каршы!” темасына Халыкара яшьләр социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы уздырыла.

Конкурсны уздырырга ярдәм итүчеләр – Әрмәнстан Республикасы Генераль прокуратурасы, Беларусь Республикасы генераль прокуратурасы, Кыргызстан Республикасы генераль прокуратурасы, Казахстан Республикасының дәүләт хезмәте һәм коррупциягә каршы тору эшләре буенча агентлыгы, Таҗикстан Республикасының дәүләт финанс күзәтчелеге һәм коррупциягә каршы көрәш агентлыгы.

Эшләр конкурсның www.anticorruption.life рәсми сайтында 2018 елның 2 июленнән 19 октябрьгә кадәр ике номинациядә – социаль плакат һәм социаль видеоролик рәвешендә кабул ителәләр. 

Конкурсны уздыру кагыйдәләре һәм пресс-релиз Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы рәсми сайтында (https://genproc.gov.ru/anticor/konkurs-vmeste-protiv-korrupcii/).


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» ТатарстанРеспубликасы Законына һәм Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертелгән.    

2018 елның 25 июлендә «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законының 10 статьясына һәм Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында»  (алга таба – Закон) 2018 елның 13 июлендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде.

Закон белән муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү  өчен кирәкле стажга булган таләпләр киметелгән.

Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының муниципаль хезмәт өчен кадрларны килешү нигезендә әзерләү тәртибен җайга сала торган  34.1. статьясы яңа редакциядә бирелгән.

Максатчан уку турында килешүләр төзүгә конкурс уздыру буенча комиссия формалаштыру һәм аның эш тәртипләре аныкланган, килешү төзүгә дәгъвачыларны сайлап алу һәм аларны бәяләү чикләре билгеләнгән.

Законны кабул итү муниципаль хезмәтне узу мәсьәләләрен җайга салучы муниципаль хокукый актларга һәм муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи инструкцияләренә үзгәрешләр кертүне таләп итә.

Закон Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталына 2018 елның 14 июлендә эленгән.


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 31 июлендә Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының  2018 елның I кварталында “Кодекс” аналитик мәгълүмат системасын куллану нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкиле А.А.Яруллин, “Кодекс” АҖ вәкилләре – “Аналитик регионального законодательства” проекты җитәкчесе А.Ю.Старобинец һәм Мәгълүмати продуктлар булдыру идарәсе директоры Н.Н.Хохлова, шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының норма иҗат итү өлкәсендә эшләүче структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнаштылар.

Очрашу барышында “Кодекс” АҖ тарафыннан тәкъдим ителгән аналитик мәгълүмат системасы сыйфаты, кыенлыклары, хезмәтләрне алганда килеп чыга торган авырлыклар, аларны хәл итү юллары каралды.

“Кодекс” АҖ вәкилләренә әлеге системаны камилләштерү йөзеннән дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының  юридик хезмәтләре вәкилләренең тәкъдимнәре һәм кисәтүләре җиткерелде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы нәтиҗәле кадрлар сәясәтен гамәлгә ашыру һәм җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү буенча җаваплы хезмәткәрләренең профессиональ дәрәҗәләрен үстерү максатыннан “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс игълан итә.

Конкурс 2 номинация буенча уздырыла:

“Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре”;

“Муниципаль регистрны алып бару өчен җирлекләрдән мәгълүмат җыю буенча иң яхшы җаваплы зат”.

Конкурсны оештыру һәм уздыру тәртипләре Конкурсны уздыру турындагы нигезләмәдә бирелгән. Нигезләмә “Җирле үзидарә” бүлегенең Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү буенча җаваплы хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсы” бүлекчәсендә урнаштырылган. 

Конкурста катнашуга гаризалар игълан урнаштырылганнан соңгы 30 көн эчендә кабул ителәләр.

 


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 31 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов тарафыннан тискәре гамәлләр кылыну (гамәлләр кылынмау) аркасында Татарстан Республикасы бюджетына, җирле бюджетларга китерелгән матди зыянны каплау мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе уздырылды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокукый идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы  вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә башкарма хакимият органнарының һәм җирле үзидарә органнарының урындагы затларының, шулай ук дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләрнең тискәре гамәлләре (гамәл кылмаулары) аркасында китерелгән матди зыянны каплау буенча иск эшен оештыру мәсьәләләре каралды. 

 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре 2018 елның 30 июлендә Спас муниципаль районына чыктылар.

Районга чыгу кысаларында җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы советнигы  А.Н.Ханеня тарафыннан район муниципаль берәмлекләре уставларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, җирле үзидарә органнарының мәнфәгатьләрен судларда яклау мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.

Урындагы җаваплы затлар белән гамәли эшчәнлек барышында очраша торган кыен мәсьәләләр буенча фикер алышынды, консультатив ярдәм күрсәтелде, эш нәтиҗәлелеген арттыру максатында күрсәтмәләр бирелде.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы А.В.Лохотской тарафыннан Спас муниципаль районында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасын үтәү чаралары үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.

Тикшерү барышында коррупциягә каршы тору буенча, шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең эш урынында үзләрен тоту таләпләрен үтәүләре һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләре эшенә кагылышлы мәсьәләләр каралды, 2015-2020 елларга муниципаль коррупциягә каршы программа, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре,  шулай ук районның рәсми сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең “Интернет” челтәрендә рәсми сайтлар бүлекләрен тутыруның  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 апрелендәге 225 номерлы карары белән расланган бердәм таләпләренә  туры килүләре өйрәнелде.

 


27
июль, 2018 ел
җомга

2018 елның 27 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасының Чистай муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.

Гражданнарны кабул итү барышында алардан торак шартларын яхшырту, эшкә урнашу, китерелгән зыян өчен компенсация, кәрәзле элемтә каланчаларының тиешле нормаларга туры китереп урнаштырылулары һәм башкаларга кагылышлы мөрәҗәгатьләр керде. Барлык сораулар буенча да җаваплар бирелде, закон таләпләре аңлатылды.

2018 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры А.Г.Галимов рәислегендә Татарстан Республикасына дәүләт һәм федераль максатчан программалар буенча федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 5 нче эшче төркем утырышы узды.

Эшче төркем әгъзалары һәм чакырылган затлар федераль максатчан программалар һәм башкалар буенча финанс чараларын ничек кулланганнары турында мәгълүматлар җиткерделәр. 
Утырыш нәтиҗәләре буенча эшче төркем әгъзаларына һәм чакырылган затларга Татарстан Республикасы бюджетына 2018 елга, шулай ук 2019-2021 елларга соралган һәм расланган федераль бюджет акчаларын аныклауга юнәлдерелгән йөкләмәләр бирелде.

2018 елның узган периодына Татарстан Республикасы икътисадына җәлеп ителгән федераль бюджет акчалары күләме арткан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International