ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары А.Ф.Закиров катнашында җирле үзидарә органнарының аларга тапшырылган Татарстан Республикасы аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашырулары мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Чарада видеоконференцэлемтә режимында шулай ук муниципаль районнар һәм шәһәр округлары административ комиссияләре вәкилләре һәм җаваплы секретарьлары, административ хокук бозулар турындагы беркетмәләрне төзү вәкаләте булган вазыйфаи затлар,  тәртип сагы иҗтимагый пунктлары башлыклары, шулай ук муниципаль район составына керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү өчен кирәкле мәгълүмат җыю вәкаләтенә ия булган җаваплы затлар катнашты.

Административ штрафларны түләттерү буенча  суд приставлары хезмәте белән электрон хезмәттәшлек системасын сынау мәсьәләләре буенча Казан шәһәре башкарма комитеты Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы А.Р.Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Киңәшмәдә җирле үзидарә органнарының 2018 елның 2 кварталы өчен эш нәтиҗәләре яктыртылды, җаваплы затларның күрсәтелгән юнәлешләр буенча эшләрне оештыруларында кыенлыклар буенча фикер алышынды. 


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы  Юстиция министрлыгы Татарстан  Республикасы җәмәгать судьялары  аппаратларында дәүләт граждан  хезмәте вазыйфаларын биләү буенча  вакантлы урыннарга конкурс игълан  итә.

Тулырак “Кадрлар сәясәте” бүлегенең “Вакантлы урыннарны биләүгә конкурс” бүлегендә.

Конкурста катнашуга гаризаларны һәм тиешле документларны конкурс комиссиясе секретарена 2018 елның 14 августына кадәр Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 нчы йорт , 109 нчы бүлмә адресы буенча китереп бирергә кирәк. Тел:.223-07-87.

Конкурс комиссиясе утырышы 2018 елның 5 сентябрендә (якынча) булачак.

 


20
июль, 2018 ел
җомга

2018 елның 18 һәм 19 июль көннәрендә  Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.

Конкурста 19 кеше катнашты.

Конкурс комиссиясе карары белән конкурсларда җиңүчеләр булып танылдылар:

Черемиоса Любовь Сергеевна Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү суд районы  буенча  3 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы консультанты вазыйфасына;

Әхтәмова Фәния Фәйзулла кызы Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү суд районы  буенча  8 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы консультанты вазыйфасына;

Габдуллина Олеся Альберт кызы Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы  буенча  10 нчы суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Селиверстова Екатерина Валерьевна  Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы  буенча  7 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Селиверстова Наталья Александровна Татарстан Республикасы Бөгелмә суд районы  буенча  1 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Суханова Наталья Юрьевна Татарстан Республикасы Чистай суд районы  буенча  2 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Гребенников Кирилл Дмитриевич 2 разрядлы өлкән белгеч   - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;

Юнина Анна Александровна 2 разрядлы өлкән белгеч   - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;

Зюмова Лилия Сәет кызы 2 разрядлы өлкән белгеч   - Татарстан Республикасы Бөгелмә  шәһәре суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;

Куликова Кристина Сергеевна 2 разрядлы өлкән белгеч   - Татарстан Республикасы Бөгелмә  шәһәре суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;

Денисова Анна Геннадьевна 2 разрядлы өлкән белгеч   - Татарстан Республикасы Зеленодольск  шәһәре суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;

Ногманова Динара Ришат кызы 2 разрядлы өлкән белгеч   - Татарстан Республикасы Чаллы  шәһәре суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;

Андриянова Светлана Владимировна Татарстан Республикасы Чаллы  шәһәре суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына.

Конкурс комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының вазыйфаларның өлкән төркеменә караган кадрлар резервына кертелүгә тәкъдим ителделәр: Васильева Татьяна Сергеевна, Денисова Ирина Владимировна, Гайнетдинова Алсу Илдар кызы, Габдуллина Олеся Альберт кызы.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты советы әгъзасы М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин катнаштылар. 

2018 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Менделеевск муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.

Министр урынбасары тарафыннан гражданнарны кабул итү барышында банктан кредит алу, ТКХ буенча бурычлар һәм башкалар буенча мөрәҗәгатьләр каралды.

Барлык сораулар буенча да җаваплар бирелде, закон тәртипләре аңлатылды.

Районга чыгу барышында район советы аппараты җитәкчесе Р.Р.Искәндәров һәм районның җирле үзидарәсе органнарының җаваплы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырылды, анда муниципаль хезмәтне үстерүнең муниципаль программаларын гамәлгә ашыру, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе эше, муниципаль норматив хокукый актларны эшләү, кабул итү һәм бастырып чыгару, аларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру, муниципаль регистрны алып бару буенча мәсьәләләр каралды.

Моннан тыш министр урынбасары Менделеевск муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында катнашты. Анда балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек үсеше һәм каникул вакытында балаларның ялын оештыру мәсьәләләре каралды.


18
июль, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 18 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары М.М.Ибәтов тарафыннан агымдагы елның II кварталында “Кодекс” консорциумының  “Төбәк законнары аналитигы” аналитик автомат мәгълүмат системасын куллану нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов, Татарстан Республикасы прокуратурасының норматив хокукый актларының законлылыгын тикшерү бүлеге башлыгы  А.Р.Вәлиәхмәтов, республика дәүләт хакимиятенең башкарма органнары аппаратлары вәкилләре, шлай ук – видеоконференцэлемтә режимында – муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарәләре органнарының муниципалитетлары эшчәнлегенең норма иҗат итү юнәлеше өчен җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

Мәгълүмат системасыннан файдаланучыларның эш нәтиҗәләре турында Р.У.Гарипов һәм Э.И.Слепнева – министрлык бүлекчәләре җитәкчеләре чыгыш ясадылар.

Киңәшмә барышында рәислек итүчеләр тарафыннан “Кодекс” компаниясе тарафыннан тәкъдим ителә торган эш урыннарын тулы куәтенә файдалану кирәклегенә һәм федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге актлар норматив базасының динамик үсештәге күләмендә норма иҗат итү эше этапларын автоматлаштыру мөһимлегенә игътибар юнәлтелде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, алар тарафыннан эшләнә торган актларның сыйфатын күтәрү мөмкинлекләренә пассив мөнәсәбәттә торучы кулланучыларга чыгарылган актларны һәм аларның проектларын хокукый анализга активрак юлларга, шулай ук система тарафыннан хокукый актларда законга туры килмәүчелекләрне булдырмау өчен авомат режимда гамәлгә ашырыла торган мониторинг нәтиҗәләреннән файдаланырга кушылды.

 


13
июль, 2018 ел
җомга

2018 елның 13 июлендә  Татарстан Республикасы Юстиция  министрлыгында министрның беренче  урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә 2018-2020 елларга Татарстан Республикасы  икътисадының төп юнәлешләре  буенча коррупция чагылышларын  профилактикалау ( кисәтү) буенча “Юл  картасы”на өстәмә чаралар һәм  тиешле индикаторлар кертү мәсьәләләре  буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча вәкилләре, Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре, Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты идарәсе, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында “Юл картасы” индикаторлары һәм аларны гамәлгә ашыру сроклары турында сөйләштеләр.

2018 елның 13 июлендә Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында  хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара  координацияләү комитетының Экспертлар  советы утырышы узды. Утырышны  Татарстан Республикасы юстиция  министрының беренче урынбасары  А.Г.Галимов алып барды.

Экспертлар советы утырышында Татарстан Республикасы законнарының түбәндәге проектлары хупланды:

 “Татарстан Республикасында  музейлар һәм музей эше турында”  Татарстан Республикасы Законының 5 статьясындагы 8 пунктын үз көчен  югалткан дип тану хакында”;

 “Мәдәният турында”  Татарстан Республикасы Законына  үзгәрешләр кертү хакында”;

 “Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм социаль наймга алу килешүләре буенча муниципаль торак фондтан торак биналар бирүгә граждан хокукларын гамәлгә ашыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында;

 “Татарстан Республикасы  дәүләт граждан хезмәткәрләрен  мәҗбүри дәүләт иминләве турында”  Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында”.

 


5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 5 июлендә  Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Утырыш “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы” Ассоциациясендә  Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче  урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин рәислегендә узды.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты башлыгы урынбасары – территорияләр белән эшләү буенча идарә башлыгы И.М. Гарипов, “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы” Ассоциациясе рәисе Э.С. Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе А.Г. Хәбибуллин, Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары, шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында министр “Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында” темасына доклад белән чыгыш ясады.

Түгәрәк өстәл утырышы кысаларында шулай ук җир асты суларын алу максатыннан җир байлыкларыннан файдалануны лицензияләү һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарында су чыганакларын санитар саклау зоналарын оештыру, республиканың муниципаль берәмлекләре милкендә булган гидротехник корылмаларны тиешенчә карап тоту, шулай ук иминлек декларациясен рәсмиләштерүгә чыгымнарны каплау мәсьәләләре каралды. 

 


4
июль, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында балаларга вакцинопрофилактика һәм туберкулезга каршы профилактика уздыруның өстәмә чараларын куллану мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г.Л. Удачина, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, дини оешмалар вәкилләре катнашты.

Утырышта ВИЧ-инфекция, балаларда туберкулез авыруын профилактикалау һәм аны башлангыч этапта ачыклау, шулай ук халыкның профилактика прививкаларыннан баш тартуы мәсьәләләре каралды.

Хокукый җайга салу һәм законнарны камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышуда, түгәрәк өстәл утырышын резолюцияләүдә министр урынбасары М.М.Ибәтов катнашты.


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 28 июнендә  Татарстан Республикасы министрлыгы хезмәткәрләре Минзәлә муниципаль районына эш сәфәре кылдылар

Районга чыгу кысаларында җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы советнигы А.Н. Ханеня тарафыннан районның муниципаль берәмлекләре уставларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, судларда җирле үзидарә органнары мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде. Җаваплы урындагы затлар белән гамәли эшчәнлек барышында очраша торган четерекле мәсьәләләр буенча фикер алышынды, консультацияләр һәм, эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, күрсәтмәләр бирелде.

Шулай ук районга чыгу кысаларында җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистрны алып бару бүлегенең әйдәп баручы консультанты Ю.М.Златина тарафыннан Минзәлә муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керүче авыл җирлекләреннән Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актларын алып бару өчен кирәкле мәгълүматларны җыю буенча аларга тапшырылган Татарстан Республикасы вәкаләтләрен үтәүләренә тикшерү уздырылды. Әлеге дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру буенча районның җирле үзидарәләре органарының җирлекләрнең җирле үзидарәләре органнары белән үзара хезмәттәшлеген оештыру максатыннан  Минзәлә муниципаль районының Юртово авыл җирлегенә чыктылар. Тикшерү барышында җаваплы затлар тарафыннан кирәкле консультатив һәм методик ярдәм күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International