2018 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр Р.И.Заһидуллин рәислегендә Норматив хокукый актларны рәсми тәрҗемә итү буенча бердәм республика үзәген булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге” ДБУ, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты вәкилләре катнашты
2018 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча миграция мәсьәләләре идарәсе белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.
2018 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадына федераль һәм дәүләт максатчан программалары буенча федераль бюджет акчаларын җәлеп итү буенча 5 нче эшче тркемнең беренче утырышы узды.
2018 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил каршындагы Экспертлар советының киңәйтелгән утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин да катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 26 нчы һәм 30 нчы гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.
2018 елның 29 гыйнварында “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2017 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычлары турында” коллегия утырышы узды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин да катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы республика судлары арасында чаңгы ярышы буенча узган Кышкы спартакиадада икенче урынны алдылар
2018 елның 25 гыйнварында Р.Ф.Гафаров рәислегендә Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышы узды.
2018 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр Р.И.Заһидуллин рәислегендә муниципаль норматив хокукый актларны татар теленә тәрҗемә итүне оештыру һәм республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә тәрҗемәчеләр хезмәтеннән файдалануның уңайлылыгына ирешү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы министрлык аппаратына дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә.