ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 7-8 декабрь көннәрендә  Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.

Конкурста 38 кеше катнашты.


9
декабрь, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Воробьёв Антон Валерьевичны “Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте” бүләген алуы белән чын күңелдән тәбрик итә.

Бүген, 9 декабрьдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Бөтенроссия хокукый (юридик) диктантында катнаштылар. Әлеге чара “Казан (Идел буе) федераль университеты” федераль дәүләт автоном югары белем бирү учреждениесе мәйданында узды.


8
декабрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 8 декабрендә “Татарстан – коррупциясез территория” республика яшьләр коррупциягә каршы форум кысаларында “ИТ-парк” югары технологияләр өлкәсендәге технопарк” ДАУдә 9 декабрь – Халыкара коррупция белән көрәш көненә багышланган коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурслары җиңүчеләрен һәм номинантларын котлау тантанасы узды.

2017 елның 7 декабрендә  “Казан (Идел буе) федераль университеты”  федераль дәүләт автоном югары  профессиональ белем бирү учреждениесендә  Татарстан Республикасы юстиция  министры урынбасары  Н.В.Рагозина  җәмәгать судьяларын җәмәгать судьяларының белемнәрен күтәрү курсларын уңышлы тәмамлаулары белән котлады.

2017 елның 5 декабреннән 6сына кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы делегациясе Нижгар өлкәсенең Җәмәгать судьялары, адвокатура, нотариат эшчәнлеген тәэмин итү идарәсенә эш сәфәре кылдылар.


7
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 6 декабрендә Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында коррупциягә каршы юнәлештәге республика иҗади эшләре конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Мәктәп укучылары, урта-һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары, шулай ук республиканың массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче журналистлар лаеклы бүләкләрен алдылар.


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 6 декабрендә Татарстан  Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә, мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге башлыгы  А.А.Беденьгов катнашында 2017 елда  “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешен тикшерү  нәтиҗәләре турында” видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмә узды.


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 4 декабрендә Татарстан  Республикасы юстиция министры  Р.И.Заһидуллин Министрлык хезмәткәрләрен  һөнәри бәйрәмнәре – Юристлар  көне белән котлады.


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 4 декабрендә  Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгының  мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында  “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” дәүләт программасы чараларын үтәүне гамәлгә ашыру барышы тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International