ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2016 елдагы эшчәнлегенә йомгак һәм 2017 елга бурычлар турында” темасына коллегиясе утырышы узды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин катнашты.


12
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 12 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертелүгә конкурслар узды.

Татарстанда составына “Вверх!” республика конкурсы җиңүчеләрен алган Яшьләр хөкүмәте формалаштырылды. Яңа структура Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагында даими эшләүче, проектлау, тәкъдим итү, эксперт-аналитика эшчәнлеге белән шөгыльләнүче орган булып торачак.


11
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 11 гыйнварында Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс үткәрелде.


30
декабрь, 2016 ел
җомга

Бар дөнья яшел чыршы ылысы һәм мандарин исләренә чумган вакыт - иң матур гаилә бәйрәме алдыннан барчагызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлы башлангычларыгызны дәвам итү мөмкинлеге һәм Яңа елда тормышыгызга күңелле  яңалыклар керүен телим!


29
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды.

2016 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы Р.К.Хөснуллин рәислегендә  Татарстан Республикасы икътисадына дәүләт программалары һәм максатчан программалар буенча федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча эшче төркем утырышы узды.

2016 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында  “Профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурска йомгак ясау буенча комиссия утырышы узды.


28
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

“Террорчылыкка каршы тору турында” 2006 елның 6 мартындагы 35-ФЗ номерлы Федераль закон (2016 елның 6 июлендәге 374-ФЗ законда кертелгән үзгәрешләр белән) террорчылыкка каршы тору өлкәсендә җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен билгели торган яңа 5.2 статья белән тулыландырылган.

2016 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International