2016 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә “2016 елда башкару дисциплинасы һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында” темасына Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтләренең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә:
2016 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов КФУның дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә “Муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенә юридик ярдәм” белем бирү программасының, “Халыкның яшәеше, законлылык һәм хокук тәртибе өчен шартлар белән тәэмин итү” - аның дүртене модуле ябылышында катнашты.
2016 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова катнашында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды.
Якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан гражданнарга, шулай ук дәүләт яки муниципаль вазыйфаларны биләүче, дәүләт яки муниципаль хезмәт вазыйфаларында булучы затларга, шулай ук аерым дәүләт һәм муниципаль оешмаларда эшләүчеләргә бүләкләр алу һәм бирүгә закон тарафыннан билгеләнгән тыюларны саклау кирәклеген искәртү ихтыяҗы туа.
2016 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Р.Р.Нәбиуллин Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында катнаштылар. Утырыш Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы залында Р.А.Шәрифуллин җитәкчелегендә узды.
2016 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары өчен “Җирле үзидарә органнарының торак өлкәсендәге вәкаләтләрен гамәлгә ашырулары” темасына видеоконференция режимында белем бирү семинары узды.
2016 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Россия Федерациясе Федераль җыенының конституция законнары һәм дәүләт төзелеше буенча Федерация Советы комитеты тарафыннан оештырылган “Җәмәгать судьялары эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен суд участокларын булдыруның законлы критерийларын камилләштерү” темасына оештырылган түгәрәк өстәл утырышында катнашты.
2016 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гафаров рәислегендә хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен 2016 елның 12 декабреннән 13енә һәм 14 декабрьдән 15енә кадәр белем күтәрү буенча өстәмә курслар оештырыла.