2017 елның 30 апреленнән эшчәнлекләре туктатылган банклар клиентларына хокукый ярдәм күрсәтү буенча эш төркеменең эш режимы үзгәрде.
Банклар клиентлары эш төркеме хезмәтләреннән, якшәмбе һәм бәйрәм көннәреннән кала, көн саен иртәнге 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр файдалана алалар.
30 апрель, шулай ук 1, 7-9 май көннәре – ял көннәре.
2017 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов расланган график нигезендә Татарстан Республикасының Аксубай муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
2017 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Чистай муниципаль районына чыкты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларына кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан итә:
2017 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Россия ЭЭМ Казан юридик институтының югары белем бирү программалары буенча белгечләр әзерләү факультеты курсантлары һәм тыңлаучылары белән очрашты.
2017 елның 20 мартында Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләренең норма чыгару эшчәнлеген, муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына хокукый һәм коррупциягә каршы экспертизаны гамәлгә ашыручы хезмәткәрләре өчен “Муниципаль берәмлекләрдә норма чыгару эшчәнлеге һәм алар тарафыннан чыгарылган норматив хокукый актларга экспертиза” темасына белем бирү семинары узды.