2019 елның 10 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә юл читләрендәге саклык урман полосаларын карап тоту һәм аларны саклау кагыйдәләрен эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
«Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында» 2018 елның 22 декабрендәге 113-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде.
2018 елның 20 декабрендә “Россия юристары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан һәм дәүләт хакимиятенең кызыксынган органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнашында Татарстан Республикасының Шәмәрдән бистәсендә һәм Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә яшәүче гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чаралары оештырылды.
«Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 15 һәм 16 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 20 декабрендәге 106-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде.
2018 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире А.Ю. Панкратов, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары һәм “Бизнес коррупциягә каршы” иҗтимагый процедуралар үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы вәкилләре катнашында “2018 елда “2015-2021 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында” дәүләт программасы чаралары үтәлеше турында” темасына киңәшмә узды.
2018 елның 20 декабрендә А.Г.Гатауллин рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.
2018 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә “Муниципаль нормалар иҗат итү. Муниципаль норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру. Муниципаль норматив хокукый актларны мониторинглау” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.
2018 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы аппаратларына яңа кабул ителгән хезмәткәрләр “Профессиягә кереш” программасы буенча стажировка уздылар.
Программа ачылышында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина чыгыш ясады.
2018 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан ел саенТатарстан Республикасы суд участокларының җәмәгать судьялары аппаратлары арасында “Суд процессында катнашучыларга СМС-хәбәрләр җибәрүнең иң яхшы оештырылышы” конкурсы уздырыла.