Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында

2011 елның 8 ноябре, сишәмбе

“Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында” 2009 елның 9 февралендәге 14-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә муниципаль норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып бару тәртибе билгеләнде.

Әлеге Законны гамәлгә ашыру йөзеннән “Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын оештыру һәм алып бару чаралары турында” 27.02.2009 елдагы ПУ-107 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы көченә керде. Аның нигезендә вәкаләтле орган буларак Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы билгеләнде.

Әлеге Законда билгеләнгән төп максатлар башлыча гамәлгә ашырылды.

Татарстан Республикасы Муниципаль норматив хокукый актлары регистрына 26158 акт кертелде. Шул ук вакытта Регистрга 2006 елның 1 гыйнварыннан соң чыккан актлар кертелгәнлеген исәпкә алырга кирәк.

Муниципаль актларның Регистрга кертелү динамикасына күз салсак, ул түбәндәгечә сурәтләнә: 2009 елда 5740 муниципаль акт кертелгән булса, 2010 елда – 8994 акт кертелгән, агымдагы елда әлеге күрсәткеч 11352 актны тәшкил итә.

Республиканың күпчелек муниципаль берәмлекләре Муниципаль норматив хокукый актлар регистрын тулыландыру эшенә актив рәвештә кушылдылар. Аеруча Әлмәт, Актаныш, Арча, Балтач, Югары Ослан, Чүпрәле, Зеленодольск, Мамадыш муниципаль районнарын һәм алар составына керүче шәһәр һәм авыл җирлекләрен (әлеге шәһәр һәм авыл җирлекләре тарафыннан күпчелек муниципаль актлар тәкъдим ителгән) билгеләп үтәргә кирәк. Муниципаль актларны тапшыру өчен җаваплы затлар документлар пакетын сайлап алу һәм формалаштыру эшен акыллы һәм нәтиҗәле оештыра алдылар.

Муниципаль актларны аз күләмдә җибәрүче муниципаль берәмлекләргә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан күчмә тикшерүләр үткәрелде, шул ук вакытта, үзләрендә юридик хезмәт булмаганлыктан, авыл җирлекләренә аеруча игътибар юнәлтелде. Әлеге чара барышында 7 муниципаль районга һәм 12 авыл җирлегенә юридик ярдәм күрсәтелде, Регистр турындагы Закон таләпләре тәгаен мисалларда аңлатылды. Методик ярдәм күрсәтелгәннән соң муниципаль актлар килү эше җайланды.

Билгеле булганча, Законның гамәлдәге редакциясендә Регистрга керткәндә муниципаль хокукый актка хокукый экспертиза үткәрү таләбе юк. Әлеге нигезләмә бары 10 Федерация субъектында гына бар, калган регионнарда хокукый экспертиза үткәрү законнар нигезендә ныгытылган.

 

Муниципаль хокукый актларның күпчелеге Регистрга кертелгәнлеген исәпкә алганда, хокукый экспертиза үткәрү һәм тиешенчә “Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында” Законына үзгәрешләр кертү зарурлыгы барлыкка килде.

Ошбу сәбәпле закон проекты әзерләнде, ул 2011 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә тикшерелде һәм беренче укылышта кабул ителде.

Муниципаль хокукый актларның федераль законнарга һәм Татарстан Республикасы законнарына тәңгәллегенә юридик экспертиза үткәрү Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән муниципаль актларны Регистрга кертү өчен  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына юллаганда документларны тапшыру вакытын һәм тәртибен үтәүне таләп итә. Муниципаль актларның законнарга тәңгәл булмаганлыгын ачыклаган очракта законнарга каршылыклы актларны чыгарган җирле үзидарә органнары әлеге актларны законнарга тәңгәлләштерергә тиеш булалар.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International