Әлеге чара кысаларында Россия юристлары ассоциациясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге, РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасының Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары белән берлектә Татарстан Республикасы территориясендә халыкка Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрә.
Әлеге зур күләмдәге чараны оештыру өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасының Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары, Россия Президентының Татарстан Республикасындагы халыкны кабул итү бүлмәсе һәм “Бердәм Россия” партиясе Рәисе В.В.Путинның җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе, түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә катнашучы югары уку йортларының юридик клиникалары вәкилләре катнашында оештыру киңәшмәсе үткәрелде.
Киңәшмәнең көн тәртибендәге төп мәсьәләләр буенча Россия юристлары ассоциациясенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе аппараты җитәкчесе В.Б.Паймухин чыгыш ясады. Ул республика территориясендә халыкны кабул итү ни дәрәҗәдә оештырылачагы һәм әлеге чараны үткәрүгә бәйле оештыру мәсьәләләре турында җентекләп сөйләде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләренә аттестация үткәрү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы булды.