Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында гражданнарны видеоконференция режимында кабул итү турында

2012 елның 7 феврале, сишәмбе
Заманча видеоэлемтәле компьютер технологияләреннән файдаланып халыкны дистанцияле кабул итү Татарстан Республикасы юстиция министры һәм Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе М.М.Корманов эшчәнлегенең аерылгысыз өлешенә әверелде. Шулай да әйтергә кирәк – халыкны кабул итүнең элеккеге рәвешләре дә сакланды.
Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарында заманча видеоэлемтәле компьютер технологияләреннән файдаланып халыкны дистанцияле кабул итү 2011 елның августыннан сынау үтә. Ошбу вакыт эчендә юстиция министры 4 тапкыр видеоконференция рәвешендә кабул итү үткәрде: элемтәдә Татарстанның Арча, Кайбыч, Балтач һәм Мамадыш районнары булды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты мәгълүматлары буенча М.М.Корманов узган ел дәвамында башкарма хакимият органнары җитәкчеләре арасында иң күп кабул итүләр башкарган. Шуны да билгеләп үтү зарур – М.М.Корманов Россия юристлары ассоциациясенең төбәк бүлекләре җитәкчеләре арасында видеоконференция режимында халыкны бердәнбер кабул итүче зат.
Бүген министр чираттагы тапкыр халыкны видеоконференция режимында кабул итте. Бу юлы элемтәдә Менделеевск шәһәрендә яшәүчеләр иде.
Министрга юлланган сораулар күпкырлы иде: гадиләрдән алып, законнарга үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнәр бәйле иң катлаулы сораулар да яңгырады. Гражданнар үз сорауларын бәян иткәндә республикада бара торган республика программалары һәм чараларына сылтама ясыйлар. Мисалга, коррупциягә каршы эскпертиза, шулай ук бәйсез экспертиза үткәрү белән бәйле сораулар яңгырады. Халыкны кабул итү барышында гражданнар мөрәҗәгать итә торган аерым проблемалар хәл ителә, калганнарына тиешле аңлатмалар бирелә.
Кабул итү вакытында авыл җирлекләре башлыкларыннан күп сораулар керде. Җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затларыннан яңгыраган сораулар еш кына үзләре тарафыннан башкарыла торган вазыйфаи йөкләмәләр, ҖҮИ органнары өчен мөһим булган күп кенә мәсьәләләрне хәл итү белән бәйле була. Кабул итүләр үткәрү барышында ачыкланганча, авыл җирлекләре башлыкларының сораулары типик, бер-берсенә охшаш булганлыктан, алар бер җирлек өчен генә түгел, барлык җирлекләр өчен дә актуаль булып кала, һәм шулай ук башка муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары эшчәнлегендәге проблемаларны хәл итү мөмкинлеген бирә. ҖҮИ органнары гозере буенча мондый сораулар җаваплары белән бергә Министрлык сайтындагы “Еш бирелә торган сораулар” бүлегендә урнаштырыла.
Шуны да ассызыклап китү зарур, юстиция министры М.М.Корманов халыкны ике телдә (рус һәм татар телләрендә) кабул итә һәм җавапны гражданнар мөрәҗәгать иткән телдә бирә.
Авыл халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча Татарстан төбәк бүлеге эше турында хәбәрдар авыл җирлеге башлыгы бер кабул итү вакытында РЮАның төбәк бүлеге рәисенә мәгълүмати-консультация төркеме белгечләренең үз муниципаль районнарында күчмә кабул итүләрен оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән иде.
Видеокабул итү технологиясе ерактагы торак пунктларда яшәүче аз комплектлы халык һәм гражданнар өчен үтә актуаль. Шул рәвешле, гражданнарны кабул итү эшенең нәтиҗәлелегенә ирешелә. Бу шулай ук ТР Юстиция министрлыгына һәм РЮАның төбәк бүлегенә республика районнарында яшәүчеләрнең реаль проблемалары һәм гозерләре турындагы өстәмә мәгълүматны оператив рәвештә алу мөмкинлеген бирә.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International