Семинарның көн кадагына куелган мәсьәлә хакында сөйләшү Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге мөдире А.Ю.Панкратов, Коррупциягә каршы тору фәнни-тикшеренү институтының Күзәтүчеләр советы рәисе, Икътисад, идарә һәм хокук институты ректорының фәнни эшләр буенча урынбасары И.И.Бикеев, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров, Татарстан Республикасы эче эшләр министры киңәшчесе, психология фәннәре кандидаты О.А.Ажимова катнашында алып барылды.
Уку-укыту семинарының төп максаты - 2012-2013 елларга Илкүләм коррупциягә каршы көрәш планының нигезләмәләрен аңлату, дип билгеләнгән иде. Коррупциягә каршы юнәлтелгән законнарның тәгъбирләре нигездә коррупциягә караган хокук бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән, аерым алганда, муниципаль вазыйфаларны биләп торган затларның (мәсәлән, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары) керемнәренә декларация ясау бурычы барлыкка килгән; хезмәткәрләрнең вазыйфа урыннарына яки аларның хезмәт вазыйфаларын башкаруларына бәйле рәвештә бүләк алулары турында хәбәр итү бурычлары барлыкка килгән; дәүләт граждан (муниципаль) хезмәткәрләренең узган ел өчен керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәткә бәйле йөкләмәләре турында белешмәләрне тапшыруына кагылган нормалар кырысланган (хәзер керемнәр турында белешмәләрне, иң соң дигәндә, хисап бирелә торган елдан соң килүче елның 31 июленә кадәр тулыландырырга яки үзгәртергә мөмкин). Коррупциягә каршы федераль законнарга үзгәрешләр кертелү Татарстан Республикасының аерым норматив хокукый актларына һәм Татарстан Республикасындагы җирле үзидарә органнарының актларына үзгәрешләр кертү ихтыяҗын тудырды. Бу, иң беренче чиратта, кабул ителгән коррупциягә каршы программаларга кагыла. Указ таләпләрендә каралганча, 2012 елның 1 маена кадәр Коррупциягә каршы комплекслы республика программасына һәм шуңа ярашлы рәвештә 2014 елга кадәр исәпләнгән ведомство һәм муниципаль программаларга төзәтүләр кертергә кирәк.
Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, семинарны ачканда, Идарә тарафыннан 2011 елда коррупциянең торышы һәм коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында җыелма хисап әзерләнү турында искә алды. Бу хисапта гамәлгә ашырылган оештыру һәм практик чараларга объектив бәя бирелгән. Моңа бәйле рәвештә, җаваплы затларга җыелма хисапны өйрәнеп кенә калмыйча, алга таба эшләү өчен чараларны билгеләп куярга кирәк. Аның чыгышында коррупциягә караган хокук бозуларны профилактикалау максатларында шактый эшләр башкарылу, әмма профилактикалау эшләренең әлегә көтелгән нәтиҗәләр бирмәве билгеләп үтелде.
Коррупциягә каршы тору фәнни-тикшеренү институтының Күзәтүчеләр советы рәисе, Икътисад, идарә һәм хокук институты ректорының фәнни эшләр буенча урынбасары Игорь Бикеев үз чыгышында дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләргә чикләүләр, тыюларны, шул исәптән бүләкләр алуга кагылышлы чикләүләрне үтәү зарур булуга тукталды. Ул җирле үзидарә органында (дәүләт хакимияте органында) дәүләт (муниципаль) вазыйфаларны биләп торган затларга, дәүләт граждан (муниципаль) хезмәткәрләргә аларның вазыйфа урыннарына яки аларның вазыйфа бурычларын үтәүләренә бәйле рәвештә бүләкләр бирүгә тискәре мөнәсәбәт булдыруны оештыру буенча чаралар үткәрергә, шулай ук бу затларның коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән чикләү, тыюларның, шул исәптән бүләк алуга кагылышлы чикләүләрне саклау буенча оештыру һәм аңлату чараларын күрү кирәк була.
Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге баш киңәшчесе Иван Гущин аерым муниципаль районнар һәм шәһәр округларына карата тәнкыйть сүзләре яңгыратты. Баксаң, алар 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы программа эшләүгә беркадәр формальлек белән якын килгәннәр. Муниципаль программаларга ясалган анализ шуны күрсәтте: күп очракта алар идеалдан бик ерак. Кабул ителгән муниципаль программаларда 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы республика программасы чараларын шартлы күчереп кую күзәтелә. Иван Гущин, Илкүләм план таләпләрендә каралганча, 2012 елның 1 маена коррупциягә каршы республика программасына, муниципаль һәм ведомство программаларына, булган күрсәтмәләрне исәпкә алып, төзәтмәләр кертү зарур булу турында тагы бер кат искәртеп үтте.
Семинарда чыгыш ясаган Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Сергей Столяров катнашучыларның игътибарын 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасының үтәлешенә юнәлтте. Агымдагы елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 3 ТР башкарма хакимияте органында һәм муниципаль районнарның 5 җирле үзидарә органында тикшерү үткәрелгән.
Сергей Николаевич коррупциягә каршы тору буенча эшне оештыруда уңай күчешнең булуын билгеләп үтте: коррупциягә каршы программаларны үтәү буенча актив эшчәнлек ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә, Арча һәм Зеленодольск муниципаль районнарында алып барыла. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең хезмәт тәртибенә карата куелган таләпләрнең үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын көйләү комиссиясе 2011 елда 24 утырыш үткәргән. 2012 елда әлеге комиссия эше шулай ук актив алып барыла. Моннан тыш, Инспекция хезмәткәрләр арасында коррупция очраклары турында хәбәр итәргә теләгән гражданнар белән тәүлек буе телдән элемтә яисә, мобиль телефоннарны кулланып, СМС аркылы элемтә урнаштырылган.
Уку-укыту семинарында коррупциягә каршы сәясәтнең психологик аспектлары турында психология фәннәре кандидаты Ольга Ажимова сөйләде. Узган елдан алып Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы тору советының экспертлар төркеме эше тәҗрибәсенә җирле үзидарә органнары коллективында социаль-психологик климатны комплекслы тикшерү һәм сайлап алу рәвешендә психодиагностик тикшерү үткәрү керде. Ул муниципаль хезмәт вазыйфалары буенча идарә итүче кадрлар резервына кертелгән затларга карата полиграф кулланып сорашу үткәрүне үз эченә ала. 2011-2012 елларда мондый тикшерүләр Буа, Актаныш, Кайбыч, Кукмара муниципаль районнарында һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында үткәрелгән. Алар җитәкченең һөнәри компетентлылыгын, идарә итү стилен һәм алымнарын билгеләргә, шулай ук эштә ришвәтчелек куркынычы һәм мәнфәгатьләр каршылыгы булуны ачыкларга мөмкинлек бирә.