Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппараты хезмәткәрләрен аттестацияләү нәтиҗәләре

2012 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе
2012 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлык аппараты дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү булды.
Кандидатлар тарафыннан тапшырылган белемнәре, граждан хезмәте узулары, хезмәт эшчәнлеген башкарулары турындагы документлар нигезендә аларны бәяләү нәтиҗәләре буенча биләп торган вазыйфаларына туры килә дип табылдылар:
Брусов Сергей Анатольевич – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе;
Аверьянова Эльмира Мөҗит кызы  –  Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге җитәкчесе;
Подтелков Александр Анатольевич – җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсендә хокукый тәэмин итү һәм тикшереп тору бүлеге җитәкчесе;
Гарипов Рауф Урал улы – аналитика һәм норматив-методик эш бүлеге җитәкчесе;
Гусева Елена Сергеевна – финанс бүлеге җитәкчесе урынбасары.
Хезмәткәрләрне аттестацияләү, биләп торган вазыйфалары буенча аларга карата куелган билгеле бер шартлар һәм таләпләрдән чыгып, аларның эшчәнлеген объектив бәяләп уздырыла.
Аттестация комиссиясе утырышында М.Х.Вафин, В.П.Ганчурин, В.А.Гуревич бәйсез экспертлар булдылар.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International