2012 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза оештыру һәм ясау” темасына семинар узды. Ул Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза ясау өчен җаваплы вазыйфаи затлары өчен оештырылды.
Семинарда Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре катнашты.