Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре юридик хезмәтләренең җир кишәрлекләре кадастр хакын билгеләү нәтиҗәләре белән килешмәү мәсьәләсе буенча семинар
2012 елның 24 октябре, чәршәмбе
2012 елның 23 октябрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының утырышлар залында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен җир кишәрлекләренең кадастр хакын билгеләү нәтиҗәләренә дәгъва белдерү мәсьәләсе буенча чираттагы семинар узды. Аны, Татарстан Республикасы Президентының 2012 елның 15 сентябрендәге 37-пр номерлы киңәшмә беркетмәсенең 6 пунктын үтәү максатларында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы белән берлектә оештырды.
Семинарда Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Арбитраж суды, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча “Росреестр федераль кадастр палатасы” ФДБУ, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре, Казан (Идел буе) федераль университеты мөгаллимнәре катнашты.