Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында

2012 елның 20 ноябре, сишәмбе

Бүген, 2012 елның 20 ноябрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров “Татарстан Республикасының норматив хокукый актлары регистры турында” Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 4 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Репсубликасы законы проектын тәкъдим итте.
Закон проектын эшләү өчен төрле дәрәҗәдәге структураларның үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәлелеген күтәрү максатында кәгазьдәге документлар әйләнешеннән электрон рәвешкә күчү нигез булды.
Республика регистры федераль регистрның бер өлеше булып тора. Бу шарт регистрны оештыру һәм алып бару мәсьәләләрен җайга салучы республика закон актын федераль регистрны алып бару тәртибенә һәм регистрдан белешмәләр бирү тәртибенә карата РФ Хөкүмәтенең “Муниципаль норматив хокукый актларның федераль регистрын алып бару турында” 2008 елның 10 сентябрендәге 657 номерлы карары белән расланган Муниципаль норматив хокукый актларның федераль регистрын алып бару турында нигезләмәдә билгеләнгән таләпләргә туры китерүне таләп итте. Регистр, күрсәтелгән Нигезләмәнең 5 пунктында каралганча, электрон рәвештә алып барыла.
Тәкъдим ителгән закон проектын кабул итү, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының да (нарядлар, саклау мәйданнары булдыру), муниципаль берәмлекләрнең дә чыгымнарын (кәгазь, транспорт чыгымнары) киметергә ярдәм итеп, бюджет акчасын сакчыл тоту өчен шартлар тудырачак.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International