Татарстан Республикасының хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов җитәкчелегендәге эшче төркеме, республиканың муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалауның оештырылуын һәм эшнең торышын өйрәнү максатларында, 2012 елның 20-22 ноябрь көннәрендә республиканың Баулы һәм Нурлат муниципаль районнарында комплекслы күчмә тикшерү уздырып кайтты.
Әлеге чаралар барышында 2011-2014 елларга Татарстан Республикасында Хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаның югарыда күрсәтелгән районнарның җирле үзидарә органнары тарафыннан башкарылуы, шулай ук алкогольле продукцияне, сыраны, тәмәкене артык күп куллануны профилактикалау һәм Татарстан Республикасында халыкны сәламәт яшәү рәвешенә тарту буенча җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге оештырылуы тикшерелде.
Эшче төркем әгъзалары – болар төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре – муниципаль районнарда аерым эшчәнлек юнәлешләре буенча хокук бозуларны профилактикалау эшенең оештырылуы расланган план-биремгә ярашлы рәвештә өйрәнелде.
“Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 2005 елның 30 декабрендәге 144-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре әлеге комплекслы тикшерү кысаларында югарыда аталган районнарның административ комиссияләре эшчәнлеген тикшерде.
Департамент белгечләре тарафыннан җирле үзидарә органнарының муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза ясау эшчәнлегенең ничек оештырылуы өйрәнелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры М.М.Корманов һәм министр урынбасары - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты җитәкчесе М.М.Ибәтов җитәкчелегендә киңәшмәләр уздырылды. Аларда тикшерүләргә йомгак ясалды һәм профилактика субъеклары эшендә булган кимчелекләрне бетерүгә караган теләк-тәкъдимнәр бирелде.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелеге, югарыда күрсәтелгән районнар халкына хокукый ярдәм күрсәтү максатларында, гражданнарны шәхси кабул итте.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте