Юстиция министры М.М.Корманов ТР Дәүләт Советы утырышында ике закон проектын тәкъдим итте

2012 елның 5 декабре, чәршәмбе
Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2012 елның 29 ноябрендә узган 35 нче утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов юлның транспорт чаралары йөрү өлешендә транспорт чарасын урнаштыру, кара-каршы килгәндә аерылып китү, шулай ук юл кырыйлары буйлап хәрәкәт иткән йә оешкан транспорт яки җәяүлеләр колоннасын кисеп чыккан яисә шунда урын алган өчен (АХБТ РФ Кодексының 12.15 статьясындагы 1 өлеш) һәм, Юл йөрү кагыйдәләрен бозып, велосипед яки җәяүле сукмаклары йә тротуарлар буйлап хәрәкәт иткән өчен (АХБТ РФ Кодексының 12.15 статьясындагы 2 өлеш) административ җаваплылыкны катгыйландыру максатыннан эшләнгән «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 12.15 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законны тәкъдим итте.
Закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан РФ Дәүләт Думасына закон чыгару инициативасы тәртибендә кертү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан эшләнде.
Закон проекты депутатлар тарафыннан хупланды һәм РФ Дәүләт Думасына юлланды. Югарыда күрсәтелгән закон проектын РФ Дәүләт Думасында тәкъдим итү юстиция министры М.М.Кормановка йөкләнде.
Шул ук көнне депутатлар шулай ук юстиция министры М.М.Корманов тарафыннан тәкъдим ителгән «Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 4 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектын карадылар.
Закон проектын эшләү төрле дәрәҗәдәге структураларның үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан чыгып, кәгазьдә документлар әйләнешеннән электрон әйләнешкә күчүгә бәйле.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International