2013 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законын кабул итү түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасында катнашучыларның дәүләткә карамаган секторында юридик клиникаларның әһәмияте арта төшә.
Кичә, 2012 елның 6 ноябрендә, Икътисад, идарә һәм хокук институтында (Казан ш.) «Татарстан Республикасында һәм Идел буе федераль округында юридик клиникаларның эшчәнлеге һәм халыкка юридик ярдәм күрсәтү» темасына багышланган V Төбәкара киңәшмә семинар узды. Анда халыкка квалификацияле юридик ярдәмне югары уку йортларының юридик клиникалары катнашында күрсәтү мәсьәләләре, шулай ук юридик клиникаларның югарыда күрсәтелгән Законны тормышка ашыру өлешендәге эше турында сүз алып барылды.
Семинар барышында Татарстан Республикасында һәм Идел буе федераль округында юридик клиникаларның эшчәнлегенә караган һәм хәл итүне таләп иткән мәсьәләләр, шул исәптән юридик клиникалар оештыруның хокукый нигезләре, Казан шәһәрендә һәм республиканың башка шәһәрләрендә урнашкан югары уку йортларындагы юридик клиникаларның эшчәнлекләре нәтиҗәләре, шулай ук клиникаларда эшләүче студентларны укыту, стажировкалау, квалификацияләрен күтәрү һәм югары уку йортларының юридик клиникалары студентлары һәм мөгаллимнәренең эше белән бәйле булган башка мәсьәләләр каралды.
Семинарда катнашучылар республикада юридик клиникаларның эшен координацияләүче бердәм орган төзү, республикадагы юрклиникалар турында мәгълүматны, әйтик, адрес, телефоннар, кабул итү сәгатьләре, түләүсез юридик ярдәмгә хокуклары булган гражданнарның исемлеге, юрклиникаларда кабул итү алып барыла торган сорауларның исемлеге һәм халык өчен файдалы башка мәгълүматны үз эченә алган бүлекне сайтта булдыру яки аерым сайт ачу турында тәкъдимнәр яңгырады.
Юрклиникаларның эшчәнлеген ММЧда яктырту мәсьәләсенә дә игътибар бирелде.
Киңәшмә семинар эшендә ТР Конституция суды, ТР Прокуратурасы, ТР Юстиция министрлыгы, РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, ТР Адвокатлар палатасы, РЮАнең Татарстан төбәк бүлеге каршындагы Яшь юристлар советы вәкилләре, Татарстан Республикасы вузларының юридик клиникалары мөгаллимнәре һәм студентлары катнашты.
Семинар нәтиҗәләре буенча юридик клиникаларның эшчәнлеге һәм түләүсез юридик ярдәм турында резолюция проекты әзерләнде.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте