Бүген, 2012 елның 13 декабрендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон проектлары белән эшләвен планлаштыруга карата принципиаль якын килүне билгеләү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды, анда Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон проектлары белән эшләвенә һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының закон проектлары белән бәйле эшчәнлегенә анализ кабул ителгән законнар исәбенең планга кертелгәннәренә караганда күп мәртәбә артыграк булуын күрсәтте.
Киңәшмәдә катнашучылар, югарыда бәян ителгәннәрне исәпкә алып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон проектлары белән эшләвен планлаштыруны һәр кварталда (яки бүтән чорда) алып баруның максатка ярашлы булу-булмавы турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Регламентында закон проектларын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертүнең билгеле бер тәртибе билгеләнүне (мәнфәгатьле органнар һәм оешмалар белән килештерү, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан хокукый экспертизасын үткәрү, Экспертлар советы әгъзалары белән килештерү, Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү советы тарафыннан хуплау) исәпкә алып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон проектлары белән эшен квартал саен планлаштыруны һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының закон проектлары белән тиешле эшчәнлеген алып баруны максатка ярашлы түгел дип саныйбыз.
Моңа бәйле рәвештә республикадагы закон чыгару процессында катнашучылар норма төзү максатлары һәм бурычларына элеккечә якын килүне саклап калу турында карар кабул иттеләр.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов алып барды.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте