ТР Яңа Чишмә районында җирле үзидарә органнарына методик һәм консультация ярдәме күрсәтү турында

2012 елның 17 декабре, дүшәмбе

2012 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе белән бергә Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районына җирле үзидарә органнарына методик һәм консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан барып кайттылар.
Районга эш сәфәренә министр урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты М.М.Ибәтов җитәкчелек итте.
Эш сәфәре вакытында Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы В.М. Козлов, районның авыл җирлекләре башлыклары һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре катнашында киңәшмә булды, анда Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге җитәкчесе Э.М. Аверьянова һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы белгече И.Х. Гарифуллина чыгыш ясадылар.
Э.М. Аверьянова үз чыгышында Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын булдыру һәм аны бару тәҗрибәсе турында сөйләде. Документлар әйләнешен кәгазьдән электрон рәвешкә күчү турында мәсьәләнең әһәмиятлелегенә бәйле рәвештә, шулай ук муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару буенча Россия Федерациясенең башка субъектларында урнаша торган тәҗрибәне исәпкә алып, ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан әзерләнгән «Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистры» турында Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектының аерым нигезләмәләре бәян ителде. Чыгышында шулай ук Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрына кертү өчен үз актларын тапшырганда республиканың муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнары тарафыннан законнарны типик бозу очракларын ассызыклады.
И.Х. Гарифуллина исә Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде.
Министр урынбасары М.М.Ибәтов сәфәр барышында гражданнарны шәхси кабул итте. Аның барышында ул Яңа Чишмә районында яшәүчеләрнең күпсанлы сорауларына тулы җаваплар бирде.

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International