2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының ТР Кама Тамагы муниципаль районында үтәлешен тикшерү турында
2012 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе
2012 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районына анда 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының үтәлешен тикшерү өчен барып кайттылар.
Тикшерү барышында районның җирле үзидарә органнарына беркетелгән программа чараларының, аерым алганда Район башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең, муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт урынындагы тәртибен саклау һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясенең йогынты ясый алырдай эшләвен тәэмин итүгә юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыру эше тикшерелде.
Моннан тыш, тикшерүчеләр Россия Федерациясе Президентының «2012-2013 елларга коррупциягә каршы торуның илкүләм планы һәм Россия Федерациясе Президентының кайбер актларына коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында» 2012 елның 13 мартындагы 297 номерлы Указы нигезендә Программага кертелгән яңа пунктларны үтәү үзенчәлекләренә игътибар бирделәр.