Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районына бару

2013 елның 18 гыйнвары, җомга

Кичә, 2013 елның 17 гыйнварында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы белгечләре районның җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатларында Әтнә муниципаль районына бардылар.
Бу чарага юстиция министры урынбасары – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокук мәсьәләсләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов җитәкчелек итте.
Әтнә муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Ф.Каюмов, авыл җирлекләре башлыклары һәм кызыксынучы район хезмәтләре катнашында эшче киңәшмә уздырылды, анда Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын булдыру һәм алып бару мәсьәләләренә, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары тарафыннан үзләренең норматив хокукый актларын Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрына кертү өчен җибәргәндә була торган типик закон бозуларга кагылышлы мәсьәләләргә багышланган эшче утырыш уздырылды .
Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге башлыгы Э.М. Аверьянова үзенең чыгышында “Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында” Татарстан Республикасы Законы нигезләмәләрен бәян итте һәм Министрлык белән җирле үзидарә органнары арасындаТатарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару буенча уртак эшнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Киңәшмәдә карала торган мәсьәләләр буенча фикер алышуда юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы юридик хезмәтенең баш белгече А.Р. Хөсәенов та катнашты.
Әлеге утырыштан соң министр урынбасары М.М.Ибәтов гражданнарны шәхсән кабул итте.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International