Белгечләрнең күчмә мәгълүмат- консультация төркеме тарафыннан ТР Югары Ослан районында халыкны кабул итү

2013 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Кичә, 2013 елның 22 гыйнварында, Татарстан Республикасының Югары Ослан муниципаль районында белгечләрнең күчмә мәгълүмат- консультация төркеме тарафыннан быел беренче мәртәбә халыкны кабул итү уздырылды.
Һәрвакыттагыча консультация төркеме министрлыкларның һәм ведомстволарның 12 белгеченнән тора иде. Кабул итү Куралово һәм Макулово авыл җирлекләрендә уздырылды. Хокукый ярдәм сорап белгечләргә шушы авылларда яшәүчеләр генә түгел, шулай ук тагын 4 авыл җирлегеннән дә мөрәҗәгать иттеләр. Барлыгы районның авылда яшәүче 79 кешесе шунда килеш түләүсез юридик ярдәм алды.
Гадәттәгечә юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иң актив гражданнар – пенсионерлар. Югары Ослан районында да бу шулай булды. Барлыгы 79 граждан мөрәҗәгать итте, шуларның 30ы – пенсионер, 16сы – хезмәткәр, 9ар кеше –эшчеләр һәм эшсезләр.
Өлкәннәрне кызыксындырган сорауларның күбесе пенсия законнарына кагыла иде, шул исәптән хезмәт стажына, эшләгән еллар өчен пенсия алу буенча махсус стажга, пенсияләргә өстәмәләргә.
Өлкәннәр биргән сораулар арасында шактые бүләк итү, хосусыйлаштыру, сату-алу, шартнамәләрен рәсмиләштерү, күчемсез мөлкәтне һәм җир кишәрлекләрен милеккә рәсмиләштерү, мирас һәм варислар мәсьәләләре.
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча вәкиле Әмирова В.А. кабул итү барышында 16 гражданның сорауларына җавап бирде. 11 кешегә Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының юридик бүлегенең әйдәүче белгече Р.М.Вәлиев бик күп сорауларны хәл итү буенча консультацияләр бирде. Кешеләр субсидияләр, ана капиталы ала алмау, “Хезмәт ветераны” исемен алу һәм башка мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр. Кабул итү барышындагы сорауларның бер өлеше нотариуска, адвокатка, Росреест белгечләренә, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына һәм Мәгариф һәм фән министрлыгына адресланган иде.
Авыл җирлекләрендә кабул итүнең уңай ягы шунда ки, консультация төркеме белгечләре оператив хәл ителергә тиешле мәсьәләләр буенча мобиль элемтә аша үзләренең территориаль бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәләр һәм аларны шунда килеш оператив рәвештә хәл итәләр, шулай ук мәсьәләне контрольгә алалар.
Оператив катышу бюрократик киртәләрне җимерә һәм гражданнар үзләренең проблемаларын хәл итүне “казан” белгечләренә ышанып тапшыралар.
Күчмә мәгълүмат- консультация төркеме белгечләре белән бергә авыл халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча кабул итүдә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары С.В.Осянин һәм Югары Ослан муниципаль районы Советының юридик бүлеге башлыгы Н.В.Пичугина катнашты.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International