Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курсларында

2013 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

2013 елның 29 гыйнварында “Коррупциягә каршы дәүләт сәясәте. Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза” программасы буенча Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курслары ачылды.
Ачу тантанасында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты һәм уку-укыту программасы кысаларында тыңлаучылар алдында “Коррупциягә каршы көрәш буенча федераль дәүләт хакимияте органнары, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм компетенциясе турында”гы лекция белән чыгыш ясады.
Республика дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү Татарстан Республикасы Президентының 2010 елның 23 августындагы №УП-552 Указы белән расланган “2010-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү программасы” нигезендә уздырыла.
Үз лекциясендә нотыкчы коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге төп юнәлешләрне норматив-хокукый җайга салу турында, федераль дәүләт хакимияте органнарының, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге компетенциясе һәм вәкаләтләре турында сөйләде, 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы республика комплекслы программасының әһәмиятен ассызыклады. Үзенең чыгышында С.Н.Столяров барлык дәрәҗәләрдәге гавами хакимиятнең абруен төшерерлек коррупциячел хокук бозуларның җәмгыять өчен куркынычлы булуына игътибарны юнәлтте.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International