Татарстан Республикасы Судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре билгеләп куелды

2013 елның 1 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләренең вәкаләтләр срогы тәмамлануга бәйле рәвештә 2013 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Судьяларының квалификация коллегиясендә булачак 7 җәмәгатьчелек вәкилен тәкъдим итте.
Законнар нигезендә кандидатларны сайлап алыр алдыннан оештыру эшләре алып барылды: 2012 елның 22 ноябрендә массакүләм мәгълүмат чараларында конкурс игълан ителгән иде; Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татарстан Республикасы Судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләренә кандидатларны сайлап алу комиссиясенә Казан (Идел буе) Федераль университетыннан, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМнан, Татарстан Республикасы Югары судыннан, Россия хокук хөкеме академиясенең Казан филиалыннан тәкъдимнәр кергән иде.
Күпчелек тавыш белән депутатлар Татарстан Республикасы Судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләренә кандидатларны билгеләп куюны хупладылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан расланган коллегия әгъзалары:
К(И)ФУ юридик факультетының граждан һәм эшкуарлык хокукы кафедрасы профессоры Адель Илсөяр улы Абдуллин;
К(И)ФУ юридик факультетының җинаять процессы һәм криминалистика кафедрасы доценты Игорь Олегович Антонов;
ТР Югары судының отставкадагы судьясы Рәзинә Гайзулла кызы Әхмәтова;
РАПның Казан филиалы директорының уку-укыту һәм тәрбия эше буенча урынбасары Ленар Әсхәт улы Гомәров;
Татарстан Республикасы сәнәгать тимер юл транспорты предприятиеләре ассоциациясе рәисе урынбасары Евгений Александрович Кулешов;
ТР Югары судының отставкадагы судьясы Виктор Антонович Кучин;
ТР Югары судының отставкадагы судьясы Ростислав Игоревич Садовский.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International