Сыйфатсыз бензин реализацияләгән өчен административ җаваплылык турында

2013 елның 1 феврале, җомга

2013 елның 31 гыйнварында мотор ягулыгының (автомобиль бензины, дизель ягулыгы) сыйфатсыз продукциясен реализацияләү фактлары буенча административ җаваплылыкны көчәйтү максатларында эшләнгән “Админстратив хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.43 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә парламентарийлар тарафыннан каралды.
Закон проектын Татарстан Республикасы юстиция минстры М.М.Корманов тәкъдим итте.
Закон проекты белән Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.43 статьясының 1 һәм 2 өлешләрендә каралган административ хокук бозуны бер ел эчендә кабат кылган өчен административ җаваплылык билгеләргә тәкъдим ителә.
Ягулык характеристикаларына карата таләпләр “Автомобиль һәм авиация бензинына, дизель һәм судно ягулыгына, реактив двигательләр өчен ягулыкка һәм ягу өчен кулланылучы мазутка карата таләпләр турында” Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2008 елның 27 февралендәге 118 номерлы карары һәм “Автомобиль һәм авиация бензинына, дизель һәм судно ягулыгына, реактив двигательләр өчен ягулыкка һәм ягу өчен кулланылучы мазутка карата таләпләр турында” Таможня союзының техник регламентын кабул итү хакында” Таможня союзы Комиссиясенең 2011елның 18 октябрендәге 826 номерлы карары белән билгеләнде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә хупланды һәм, рәсми вәкилләр итеп Татарстан Республикасы юстиция минстры Мидхәт Мәзгүт улы Кормановны һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутаты Әбүбәкеров Ришат Фазлутдин улын билгеләп, әлеге закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына җибәрү турында карар кабул ителде.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International