“Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының норматив хокукый актлар иҗат итү эшчәнлеге турында” Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы

2013 елның 6 феврале, чәршәмбе

Бүген министрлыкның актлар залында уздырылган коллегия утырышында “Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының норматив хокукый актлар иҗат итү эшчәнлеге турында”гы мәсьәлә каралды, әлеге мәсьәлә буенча нотык белән юстиция министрының беренче урынбасары С.Н. Столяров чыгыш ясады.
Фикер алышына торган мәсьәлә буенча министрлыкның закон проекты эше бүлеге башлыгы Ә.Р. Кәримова, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы Р.Ф.Гафиятуллин, коллегия әгъзалары да чыгыш ясады.
Коллегия тарафыннан кабул ителгән карарда түбәндәгеләр билгеләп үтелә: үткән ел башкарма хакимият органнары республиканың норматив хокукый базасын ныгыту буенча актив эш алып барганнар, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының закон проекты эшчәнлеге планы тулысынча үтәлгән. Планнан тыш та бик күп эш башакарылган, аерым алганда, республикада иҗтимагый мөнәсәбәтләрене хокукый җайга сала торган бик мөһим закон проектлары шактый гына эшләнгән.
Әзерләнә торган норматив хокукый актлар проектларына башкарма хакимият органнары тарафыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлектә коррупциягә каршы экспертиза эше нәтиҗәле алып барыла.
Коллегия, башкарма хакимият органнарының үткән елгы норматив хокукый актлар иҗат итү эшчәнлегенә нигездә уңай бәя биреп, игътибарны ачыкланган җитешсезлекләргә дә юнәлтте, аларны бетерү буенча конкрет чараларны билгеләде.
Коллегия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт идарәсе вәкилләре, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының юридик хезмәтләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International