Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановның “Миграционное право” журналындагы мәкаләсе

2013 елның 8 феврале, җомга

“Миграционное право” (№4,2012г.) журналы Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановның “Чит ил гражданнарын тоту өчен махсус учрежениеләр булдырганда Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан Россия Федерациясе Конституция үтәләме? Россия Федерациясе Федерация Советы РФ субъектларының законлы хокукларын яклады” дигән мәкаләсен бастырып чыгарды.
Мәкалә Россия Федерациясе субъектларында чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны тоту өчен махсус учрежениеләрне Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан булдыруга бәйле актуаль проблеманы карауга багышлана. Россия Федерациясе Конституциясе, федераль законнар, Россия Федерациясе субъектлары законнары белән әлеге проблема буенча билгеләнгән нормалар анализлана.
Тулы текст белән «Матбугат хезмәте»/ «ММЧ материаллары» бүлегендә танышырга мөмкин.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International