Эксперт советы утырышында

2013 елның 20 феврале, чәршәмбе

Кичә, 2013 елның 19 февралендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Эксперт советы утырышы булып узды, анда 9 закон проекты каралды, шулардан 1 федераль закон проекты һәм 2 Татарстан Республикасы законы проекты караудан төшереп калдырылды, аерым алганда, “Россия Федерациясе Торак кодексының 50 һәм 76 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты, чөнки Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында “Миграция законнарын камилләштерү һәм аларны бозган өчен җаваплылык максатларында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” кайбер закон проектлары бар инде ( “Миграция законнарын камилләштерү һәм аларны бозган өчен җавплылык максатларында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” № 149886-6 - беренче укылышта кабул ителде, “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” № 200753-6), аларда шундый ук нигезләмәләр бар;
“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законының 29 статьясына үзгәреш кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты, чөнки Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законын эшләү буенча ведомствоара эшче төркем төзелде;
“Халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты, чөнки анда “Халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 2012 елның 25 декабрендәге № 256-ФЗ Федераль закон нигезләмәләре тулысынча кабатлана.
“Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты эшләп бетерү өчен җибәрелде.
Түбәндәге закон проектлары буенча фикер алышулар уздырылганнан соң алар хупланды:
“Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты (РФ ҖК и Россия Федерациясе КоАПларга үзгәрешләр кертү өлешендә) (кабат);

“Россия Федерациясе Җинаять кодексының 1701 статьясына үзгәреш кертү турында” федераль закон проекты (кабат);
“Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты;

“Физик культура һәм спорт турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты;

“Татарстан Республикасында торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүнең төбәк стандартлары турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектына аңлатма өлешендә Татарстан Республикасы Аппаратының Хокук идарәсеннән кисәтүләр алынды. Закон проекты буенча фикер алышулар уздырылганнан соң, әлеге кисәтүләрне исәпкә алып һәм төзәтеп, закон проекты Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты каравына җибәрелде.
Эксперт советы утырышын Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов алып барды

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International