2013 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районында 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чаралары үтәлешенә тикшерү уздырдылар. Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсендә Министрлык департаментның хокукый тәэмин итү һәм тикшереп тору бүлеге вәкиле Министрлык вәкаләтләре кысаларында районның административ комиссиясе эшчәнлеген оештыруны өйрәнде.
Тикшерү барышында район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы комиссия, хезмәттәге тәртипкә һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салуга карата таләпләрнең үтәлеше комиссиясе эшчәнлеге мәсьәләләре, коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре, шулай ук башка программ чараларны үтәү барышы каралды.
Җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы чаралар уздыру өчен җаваплы затларга, райнның административ комиссиясе секретарена эшне камилләштерү буенча тәкъдимнәр бирелде.
Теләче районы җирле үзидарә органнарының коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге эшчәнлеген тикшерүнең беренче йомгаклары һәм бу эшчәнлекне камилләштерү буенча гомуми тәкъдимнәр район башлыгы урынбасары А.Г. Фәтхуллинга җиткерелде.
Тикшерү йомгаклары турындагы белешмә белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтында «Контроль исполнения Комплексной республиканской антикоррупционной программы на 2012-2014 годы» раздела «Противодействие коррупции» бүлекчәсендә танышып була.