Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында
2013 елның 22 феврале, җомга
2013 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы уздырылды, анда Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов катнашты.
Утырышта Иҗтимагый советның 2012 елдагы эшенә йомгак ясалды. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы бәяләве буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет республиканың башкарма хакимияте органнарының иҗтимагый советлары арасында 2012 елда иң яхшыларның берсе дип танылды.
Иҗтимагый совет утырышында 2013 елда Совет эшчәнлеге юнәлешләре билгеләнде, хокукый бәяләүне таләп итә торган проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышулар уздырылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Н.М. Прусс тәкъдиме буенча Иҗтимагый советның киләчәк утырышы “ТИСБИ” идарә университетында уздырылачак.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет эше йомгаклары, шулай ук утырыш беркетмәсе белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтындагы http://minjust.tatarstan.ru/rus/info.php?id=250101 бүлегендә танышырга була.