Казанда профессор Г.Ф.Шершеневичның фәнни эшчәнлегенә багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция үз эшен башлап җибәрде

2013 елның 1 марты, җомга

Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында “Хосусый һәм гавами хокук конвергенциясенең заманча шартларында профессор Г.Ф.Шершеневичның фәнни карашлары” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үз эшен башлап җибәрде, ул профессорның тууына 150 ел тулуга багышлана.
Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Варшава университеты, шулай ук “Россия юристлары ассоциясе” бөтенроссия җәмәгать оешмасы әлеге халыкара конференцияне оештырдылар.
Профессора Г.Ф.Шершеневичның фәнни һәм педагогик эшчәнлегенә бәйле рәвештә халыкара конференция уздыру – республика өчен генә түгел, Россия өчен дә әһәмиятле вакыйга.
Тарихтан: Шершеневич Габриэль Феликсович (1863 елның 1 гыйнвары, Херсон губ. – 1912 елның 31 августы, Мәскәү) – күренекле цивилист, Казан, соңыннан Мәскәү университетларын тәмамлаган, аннары профессор. Казанском университетында эшләгән дәверендә Г.Ф.Шеншеневич атаклы хезмәтләрен бастырып чыгара: «Курс торгового права»(1888-1889), «Наука гражданского права в России» (1893), «Учебник русского гражданского права» (1894), «Учебник торгового права» (1898), «Курс гражданского права»(1901-1902) һәм башкалар.
Профессор Г.Ф. Шершеневичның хезмәтләре хокукның күп кенә заманча тармакларының доктриналь нигезенә әверелде.
Чара танатаналы рәвештә университетның Актлар (Император) залында ачылды. Конференция эшендә Польша ягыннан Варшава университетының хокук һәм администрация факультеты деканы Кшиштоф Рончка һәм Казанга беренче мәртәбә килгән Г.Ф.Шершеневичның оныгы, сәяси фәннәр магистры Кшиштоф Шершеневич, Варшава университеты мөгаллимнәре катнашты.
Россия ягыннан Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург, Саратов һәм башка шәһәрләр галимнәре катнашты. Конференциягә чит илләрдән БДБ дәүләтләренең, Германия һәм Польшаның кайбер югары уку йортлары галимнәре килгән иде. Барлыгы конференциядә 250гә якын кеше катнашты.
Чараны, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры И.Р.Гафуров исеменнән конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ректорның фәнни эшчәнлек буенча урынбасары профессор Д.К.Нургалиев ачып җибәрде. Конференциядә катнашучыларны һәм килгән кунакларны КФУның юридик факультеты деканы И.А.Тарханов һәм Варшава университетының хокук һәм администрация факультеты деканы Кшиштоф Рончка, Г.Ф.Шершеневичның оныгы, сәяси фәннәр магистры Кшиштоф Шершеневич, шулай ук Татарстан Республикасы Югары суды, Татарстан Республикасы Арбитраж суды һәм Марий Эл Арбитраж суды, Идел буе округы Федераль арбитраж суды вәкилләре җылы сәламләде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков конференциядә катнашучыларга сәламләү юллады, аны Татарстан Республикасы юстиция министры, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе М.М. Корманов җиткерде һәм КФУның юридик факультеты деканы И.А.Тархановка тантаналы рәвештә сәламләү текстын тапшырды.
Конференциия уздыру кысаларында Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты (Казан, Россия) һәм Варшава университетының хокук һәм администрация факультеты арасында Үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек перспектиавлары турында меморандумга тантаналы рәвештә факультетлар деканнары И.А.Тарханов и К.Рончка тарафыннан имза салынды.
Г.Ф.Шершеневич оныгы Кшиштоф Шершеневич тантаналы рәвештә Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты студентларының һәм магистрантларының профессор Г.Ф.Шершеневичның фәнни мирасына багышланган фәнни эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.
КФУ үсеше программасы буенча Варшава университеты мөгаллимнәре Казан университеты студентлары өчен Польша хезмәт хокукы буенча лекцияләр укыдылар. Казан университеты юрфагы деканы И.А.Тарханов Польша мөгаллимнәренә шушы вакыйганы чагылдыручы һәм Варшава университеты белән киләчәк хезмәттәшлекне раслаучы сертификатлар тапшырды.
Иртәгә конференциядә катнашучылар үз чыгышларын пленар утырышта дәвам итәчәкләр, шулай ук шәһәр һәм Казан университеты буенча сәяхәтләре барышында республикабыз башкаласы белән танышачаклар.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International