Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү турында

2013 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

2013 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты хезмәткәрләре, муниципаль берәмлекләргә хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү максатларында, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары белән очрашу уздырдылар.
Әлеге чараны уздыру кысаларында Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Н.Хәйруллина һәм Биектау муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе М.И.Усманова катнашында киңәшмә уздырылды, анда муниципаль районның һәм аның составына керүче җирлекләрнең җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыру барышында барлыкка килгән төп проблемалар, шулай ук муниципаль норматив хокукый актлар кабул итүгә һәм аларны Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең аерым юнәлешләренә элек үткәрелгән анализны исәпкә алып, Департамент хезмәткәрләре кайбер рекомендацияләр бирделәр, аерым алганда, районның административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру, муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру, Татарстан Республикасында дини экстремизмны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш буенча кирәкле чаралар күрү буенча.
“Казан шәһәре муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 04.02.2013 № 9-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының үз көченә кергән нигезләмәләре нигезендә Департамент хезмәткәрләре тарафыннан административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү мәсьәләләре буенча консультатив ярдәм күрсәтелде.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International