Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү

2013 елның 15 марты, җомга

2013 елның 15 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары –Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеген оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов һәм департамент хезмәткәрләре районның җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районына бардылар .
Әлеге чара кысаларында район башлыгы урынбасары В.Н. Егоров, прокурор урынбасары Р.А. Гыйззәтуллин, авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл башкарма комитетлары секретарьләре катнашында эшче киңәшмә уздырылды, анда муниципаль норматив хокукый актлар кабул итүгә һәм аларны районның рәсми сайтында урнаштыруга, аларны Татарстан Республикасы Муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү өчен җибәрүгә бәйле мәсьәләләр каралды.
Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатларында Буа шәһәрендә юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов гражданнарны шәхсән кабул итте, кабул итү барышында аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде һәм аңлатулар уздырылды.
Эш сәяхәте барышында Департамент белгечләре “Казан шәһәре муниципаль берәмлекләр җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” 04.02.2013 № 9-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының үз көченә кергән нигезләмәләре нигезендә административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү мәсьәләләре буенча консультацион ярдәм күрсәттеләр.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International