Ведомствоара координация комитеты утырышы турында

2013 елның 19 марты, сишәмбе

2013 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының чираттагы утырышы узды.
Комитет утырышының көн тәртибенә 7 мәсьәлә кертелде.
Җирләрнең кадастр хакына дәгъва белдерү буенча суд процесслары барышын мониторинглау нәтиҗәләре турындагы беренче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре минстрлыгы вәкиле чыгыш ясады.
“Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты (индивидуаль торак йортларны төзүнең барышын тикшереп тору өлешендә) хакындагы икенче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов чыгыш ясады. Министр билгеләп үткәнчә, элегрәк әлеге федераль закон проекты Россия Федерациясе Региональ үсеш министрлыгында хуплау тапкан иде, чөнки федераль башкарма хакимият органы тарафыннан индивидуаль торак тәзелешен башкаргандагы эшчәнлекне тәртипкә китерү механизмын күз алдында тота торган норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү эше алып барылды. Бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә Комитет әгъзалары әлеге закон проектын караудан төшереп калдыру хакында карар кабул иттеләр.
Шушы мәсьәләләр белән беррәттән Комитет әгъзалары “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” (РФ УКка һәм РФ КоАПка үзгәрешләр кертү өлешендә), “Россия Федерациясе Җинаять кодексының 1701 статьясына үзгәрешләр кертү турында” федераль законнар проектларын һәм “Татарстан Республикасы Әгерҗе районы буенча җәмәгать судьялары суд участоклары чикләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукцияне ваклап сату вакытын чикләүне билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”, “Физик культура һәм спорт турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законнары проектларын карадылар.
Алда санап үтелгән барлык законнар проектлары хупланды һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертү өчен тәкъдим ителде.
Комитетның 14.03.2013 утырышы беркетмәсе белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтының “Межведомственный координационный комитет по правовым вопросам” бүлегендә танышырга мөмкин.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International