Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җирле үзидарә органнарының административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлары, муниципаль берәмлекләрнең административ комиссияләре рәисләре һәм секретарьлары өчен укулар сериясе үткәрергә планлаштыра, бу укулар видеоконференция режимында республиканың барлык районнарын җәлеп итеп алып барылачак.
Кичә, 2013 елның 3 апрелендә, беренче укулар уздырылды, аны Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов ачып җибәрде.
Укуларны уздыру зарурлыгы “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 2013 елның 4 февралендәге 9-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын кабул итүгә бәйле.
Әлеге Закон нигезендә административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләре Татарстан Республикасында барлык муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына биреләчәк. Татарстан Республикасының әлеге Законын кабул иткәнче Казан шәһәре муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарына гына мондый вәкаләтләр бирелгән иде.
Беренче укуларны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Җәмәгать тәртибен саклауны һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру бүлеге башлыгы урынбасары, полиция подполковнигы А.А.Кәримов уздырды, ул административ хокук турындагы эшләр буенча эш алып бару нигезләре һәм административ хокук турында беркетмәләр төзү тәртибе турында сөйләде.
Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү мәсьәләсе буенча җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары өчен киләсе укулар 2013 ел апреленең өченче декадасында планлаштырыла.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
