2013 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультанты һәм секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс уздырылды.
Тавыш бирү йомгаклары буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын түбәндәге претендентлар җыйды:
Якупов Марат Харис улы, Татарстан Республикасы Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск районы 1 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты секретаре;
Захарова Олеся Николаевна, Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы 6 нчы суд участогы җәмәгать судьялары аппараты секретаре;
Әхмәдиева Эльмира Фәнил кызы, Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы 11 нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты секретаре;
Коптева Аделина Викторовна, Казан шәһәренең Вахитов районы 6 нчы суд участогы консультаны.
Дәүләт граждан хезмәте вакнтлы вазыйфасын биләүгә конкурста Татарстан Республикасы Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск районы 1 нче һәм 2 нче суд участоклары җәмәгать судьялары аппараты консультанты, шулай ук Казан шәһәре Идел буе районы җәмәгать судьялары аппараты секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасына җиңүче билгеләнмәде.
Дәүләт граждан хезмәте вакнтлы вазыйфасын биләүгә җиңүчеләр билгеләнмәгән конкурслар өстәмә рәвештә игълан ителәчәк
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте