Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре хезмәткәрләрен укыту

2013 елның 16 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләренең практик хезмәткәрләре өчен укыту семинарлары уздыруны планлаштырган иде. Балигъ булмаганнар арасында сукбайлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау системасына багышланган берече дәрес Министрлыкның актлар залында видеоконференция режимында республиканың барлык районнарын җәлеп итеп узды.
Укыту барышында семинарда тыңлаучылар ятим балаларның, ата-ана каравыннан мәхрүм балаларның торак һәм мөлкәт хокукларын яклауга, яшүсмерләргә һәм аларның ата-аналарына карата процессуаль гамәлләр кылу тәртибенә, комиссияләрнң административ санкцияләрне мәҗбүри үтәтү барышында суд приставлары белән үзара хезмәттәшлеккә кагылышлы актуаль мәсьәләләр һәм башкалар буенча фикер алыштылар.
Фикер алышынучы тема буенча материалны бәян итү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Суд приставларының Татарстан Республикасы буенча федераль хезмәте, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе хезмәткәрләре, шулай ук Россия ЭЭМның Казан юридик институтының административ хокук кафедрасы хезмәткәрләре чакырылган иде.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең семинарда чыгыш ясаучы җаваплы секретаре И.Х.Гарифуллина тыңлаучыларга 2013-2017 елларга Балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләрнең Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның февралендәге карары белән расланган республика стратегиясен гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирде.
Семинарны юстиция министры урынбасары – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеген оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов алып барды.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International