2013 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Социаль кодексы проектына финанс-икътисадый нигезләү турында фикер алышу буенча киңәшмә узды. ”Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында” 2011 елның 21 ноябрендәге 323-ФЗ номерлы Федераль закон нормалары үз көченә керүгә бәйле рәвештә йөкле хатыннарны һәм бала имезүче аналарны тиешенчә тукландыруны тәэмин итү; кеше гомеренә яный торган һәм хроник рәвештә көчәя баручы, гражданның гомере кыскаруга яисә инвалидлыкка китерә торган сырхаулар исемлегенә кертелгән авыруларны дәвалау өчен гражданнарны дару препаратлары белән тәэмин итү, шулай ук аларга медик-санитар ярдәм күрсәтү; социаль билгеләнештәге сырхаулардан интегүче гражданнарны дарулар белән тәэмин итү өлешендә Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә чаралар бүлеп бирү таләп ителә.
Финанс-икътисадый нигезләү буенча фикер алышулар йомгаклары буенча алда күрсәтелгән гамәлләргә өстәмә чыгымнарны финанслау чыганакларын билгеләү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә һәм киләчәктә Татарстан Республикасы Социаль кодексын эшләүне дәвам итәргә дигән карар кабул ителде.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Прокуратурасы,Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы вәкилләре катнашты.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте