Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында административ хокук бозулар буенча беркетмәләр төзүгә вәкаләтле җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары өчен укулар уздырылды.
Бүгенге укулар “Административ хокук бозулар буенча беркетмәләр төзү практикасы” темасына багышланды.
Укулар видеоконференция режимында Татарстан Республикасы барлык муниципаль районнарын һәм “Чаллы” шәһәр округын җәлеп итеп уздрылды.
Укуларны юстиция министры урынбасары – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеген оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов ачты.
Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү буенча тәҗрибә һәм 2010 елдан бирле җыелган практика алмашу максатларында, фикер алышына торган материалны бәян итү өчен укуларда Казан шәһәре Административ-техник инспекциясе идарәсенең юридик бүлеге башлыгы Н.М.Гөлмөхәммәдова чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында нотыкчы беркетмәләрне тутыруга карата законнар таләпләре турында, үзләренә карата беркетмәләр төзелә торган затларга хәбәр итү алымнары турында, хокук бозуларны фотофиксацияләү турында сөйләде. Административ хокук бозулар турындагы беркетмәнең җитешсез якларына һәм аларны төзегәндә җибәрелә торган гомуми хаталарга бәйле мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы административ хокук бозулар буенча беркетмәләр төзүгә вәкаләтле җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары өчен укулар оештыруны дәвам итәчәк. Семинарларның темалары тыңлаучыларга өстәмә рәвештә җиткереләчәк.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
.jpg)